Accessibility links

Казанда оппозиция сәясәтчесе Илья Яшин хатыны җырлаган АлоэВера төркеме концертын уздырмаска кушылган


Илья Яшин
Илья Яшин

Төркемнең Петербурдагы Stereoleto фестивалендә чыгышы да булмаячак. Оештыручылар "өстән" шалтыратулар булуын әйткән.

Мәскәүдә яшәүче оппозиция сәясәтчесе, Красносельский муниципаль бүлгесе депутатлар шурасы рәисе Илья Яшинның хатыны Вера Мусаэлян үзе җырлый торган АлоэВера төркеме чыгышларының кайберләре булмаячагын белдерде.

Аерым алганда, төркемнең Казандагы клубларның берсендә узачак концерты узмый калачак. Бу турыда җырчыга концертны оештыручылар әйткән. Алар сүзләренчә, клубка "аннан" шалтыратып, "АлоэВера төркеме концерты уздыру хәерле булмас... Аны уздыру киңәш ителми. Югыйсә... сез бит беләсез, Роспотребнадзор тикшерүләрен узу хәзер бик авыр" дигәннәр.

Якынча шундый ук аңлатмаларны җырчыга Петербурда узачак Stereoleto фестивален оештыручылар да әйткән. Бу төркем катнашса, фестиваль бөтенләй булмый калуы мөмкин дигәннәр.

Вера Мусаэлян бу тыюларны иренең сәяси эшчәнлеге белән бәйли. "Безнең музыка сәясәттән читтә, текстларыбызда бернинди чакырулар да юк, шулай булгач, бу яктан безне тыя алмыйлар. Оештыручылар аша эш итәргә булганнар" дип язган җырчы Instagram-дагы сәхифәсендә.

Stereoleto фестивале Петербурда 13 һәм 14 июньдә узачак. Анда Massive Attack, Nick Cave and The Bad Seeds, Röyksopp, Future Sound Of London, Gotan Project, Regina Spektor, Franz Ferdinand, Sigur Ros, Buena Vista Social Club, Земфира, Сплин, Аквариум, Иван Дорн һәм башкалар катнашуы көтелә.

Петербур губернаторы Александр Бегловның шәһәрдә коронавируска бәйле вазгыятьнең начараюы турындагы белдерүләренә карамастан, чараны хакимиятләр килештергән. Шул ук вакытта элегрәк хакимиятләр ЛСП, "Каста" һәм "Ария" төркемнәренә COVID-19-га сылтнып концертларына рөхсәт бирмәде.

Мар таенда Мәскәү муниципаль депутаты Илья Яшин Тикшерү комитетына мөрәҗәгать язып, 18 мартта "Лужники" стадионында президент Владимир Путин катнашында узган митинг-концерт оештыручыларны ачыклауны таләп иткән иде. Ул әлеге чара коронавирус пандемиясе чорында, шәһәрдә югары әзерлек тәртибе гамәләдә булган чакта узды дип искәртте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG