Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Чанышева Навальный штабларын экстремист дип тануны шикаять итте


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Навальныйның Уфа штабы җитәкчесе Лилия Чанышева әлеге карар аны Русия думасына сайлану хокукыннан мәхрүм итүен белдерә.

Навальныйның Уфадагы штабы җитәкчесе Лилия Чанышева Навальный штаблары челтәрен һәм Коррупциягә каршы көрәш фондын экстремист дип таныган мәхкәмә карарына апелляция биргән. Бу турыда ул социаль челтәрдә язып чыкты.
9 июндә Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Навальный оешмаларын экстремист дип таныды. Мәхкәмә карары нигезендә "Коррупциягә каршы көрәш фонды" (ФБК), "Ватандашлар хокукларын яклау фонды" (икесе дә элегрәк "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертелгән иде) һәм Навальныйның төбәкләрдәге штаблары эшчәнлекләре тыелды.

Элек Навальныйның Уфадагы штабын җитәкләгән Лилия Чанышева белдергәнчә, мәхкәмәнең әлеге карары аны 5 ел дәвамында Русия думасына сайлауларда катнашудан һәм 10 ел дәвамында сәүдәгә корылмаган оешмаларны гамәлгә кую хокукыннан мәхрүм итә. Бу карар аның мәнфәгатьләренә кагылышлы булса да, мәхкәмә аны берничек тә җәлеп итмәвен, шуның аркасында ул үз карашын яклау мөмкинлегеннән мәхрүм булуын әйтә.

Әлеге шикаятьне Русиядә гадел карауларына иллюзияләрем юк, дигән Чанышева. Ул тарафдарларыннан теләктәшлек күрсәтүләрен сораган һәм алга таба Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә ниятләвен әйткән.

Июнь ахырында Страсбург мәхкәмәсе Лилия Чанышеваның ВКонтакте социаль челтәренә шикаятен теркәде. Чанышева белдергәнчә, ВКонтактеның иминлек хезмәте Навальный штабы хезмәткәрләре һәм ихтыяриларының шәхси мәгълүматын эчке эшләр министрлыгының экстремистлыкка каршы көрәш үзәгенә тапшырган.

Экстремист оешма тарафдарларына сайлануны тыючы канунны Русия думасы май азагында ашыгыч төстә кабул итте. Белгечләр бәяләвенчә, бу оппозициягә теләктәш намзәтләр сентябрьдә дума сайлауларына уза алмасын өчен эшләнде. Әлеге канунга ярашлы, экстремист дип танылган оешмаларда торучылар яки аларга теләктәшлек белдерүчеләр биш елга кадәр сайлану хокукыннан мәхрүм ителә. Җәмәгатьчелек әлеге канунны махсус Навальный тарафдарларын сайланудан читләштерү өчен кабул ителде дип саный, әлеге канунны "ФБКга каршы канун" дип тә йөртәләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG