Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Корбан бәйрәмендә мәчетләргә 100дән артык кеше керү тыела


Шулай ук Татарстаннан 1800 кешенең быел хаҗга бара алмый калуы хәбәр ителде.

Татарстан мөселманнары Корбан бәйрәменә әзерләнә. Гает вакытында мәчетләргә 100дән артык кеше кертелмәячәк. Бу хакта бүген Татарстан мөфтие урынбасары Равил Зөфәров матбугат очрашуында белдерде. Моңа кадәр Мәскәүдә Корбан гаете онлайн узачак дип хәбәр ителде.

"Мәскәүдә үз хәлләрен яхшырак беләләрдер. Бездә тыюлар әлегә күренми. Мәчет-мәдрәсәләрдә тәртипне саклап, битлек киеп эшләячәкбез. Күндек инде, бу (вирус) китә алмаган кунак кебек булды. Ике ел янәшәбездә әйләнеп йөри. Ышанмадык та, чирли башладык, аннан күрдек тә, ышандык та. Без дистанцияне саклыйбыз, битлек киябез, имамнардан һәм халыктан шуны таләп итәбез. Без моңа өйрәндек. Мондый шартларда намаз уку, ара калдырып бастыру безгә гадәти әйбер. Кушылган икән, шулай эшлибез", диде ул.

Мәчеткә сыймаган халык гает намазын урамда укыячак. Роспотребнадзор таләпләренең үтәлешен тикшереп торачаклар. Ләкин ул бу эшне кем башкарачагын, полициянең ничек эшләвен тәгаенләмәде.

"Безне тикшерүчеләр җитәрлек, Аллага шөкер, карап торалар. Бөтен эшебез кеше күз алдында. Булган тәртипне сакларга тырышабыз", диде Зөфәров.

Шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары икенче ел рәттән мөселманнарның хаҗга бара алмауларын искә төшерде.

"Безнең Русиягә 25 мең квота билгеләнә. Татарстанга да 1800ләп квота бирелә иде. Шуның кадәр кеше хаҗдан мәхрүм калды булып чыга. Бу Аллаһы Тәгаләнең бер сынавы, анда юл ябылды. Әмма ниятебезне дөрес кылсын. Быелга түләп куйган кеше юк. Чөнки бу хәл көтелгән иде. Әмма дә ләкин әзерлек барды. Кайчан юллар ачыла, без шул вакытта барырга әзер идек. "ДУМ РТ Хаҗ" да әзер булды", диде Равил Зөфәров.

Корбан бәйрәме 20 июль көнне узачак. Халык мәчетләргә кояш чыкканнан соң ярты сәгать узгач җыела башлаячак. Гает намазы иртәнге 4тә укылачак. Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк. Казанда корбан чалу өчен 16 мәйдан каралган. Ул өч көн дәвам итәчәк. Татарстан мөфтияте Корбан чалу өчен нисабны 36 мең сум күләмендә билгеләде. Кешенең әҗәтләреннән кала шуның кадәр акчасы калса, ул корбан чалырга бурычлы. 20 июль көнне "Зәкәт" фонды мохтаҗларга 25 тонна корбан ите таратачагын җиткерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG