Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйлметдинов: татар теленең ихтыяри калуына татарлар үзләре гаепле


Илдар Гыйлметдинов
Илдар Гыйлметдинов

Депутат янә татар телен өйрәнүдә иң зур этәргечне гаилә бирә диде. Татар мәктәпләрендә төгәл фәннәрне урыс телендә укытуны хуплап, бу балага киләчәктә уңайлырак була дип белдерде.

Татар теленең ихтыяри калуына татарлар үзләре гаепле, диде Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов. 13 июльдә ул турыдан-туры эфирда сорауларга җавап бирде.

"Мәскәү, Нью-Йорк безгә туган телне өйрәнүне тыя дип сөйләнүләр... Әйдәгез, сәбәбен үзебездән эзлик, ни өчен ата-аналар туган телне өйрәнүдән йөз чөерде? Сәбәбе нидә? БДИ гына түгел бит. Без башлангыч сыйныфлардан ук баланы катлаулы грамматика өйрәнергә мәҗбүр иттек. Баланы башта кызыксындырырга кирәк, уен һәм әкиятләр аша тел киңлегенә чумдырырга. Ә без беренче сыйныфтан ук телдән күңелләрен кайтардык. Урыс телле балаларга 4-5 сәгать татар теле укыту нигә кирәк иде? Безнең аларга татар теле өйрәтү бурычы бар идемени? Күпме вакыт сарыф иттек, укытучылар көчен түкте, күпме акча китте. Нәрсәгә кирәк иде бу?" дип сорау куйды ул.

Татар телен Татарстанда дәүләт теле буларак укыту мөмкинлеге дә бар диде Гыйлметдинов. "Ләкин безнең андый предмет һәм дәреслекләр юк. Без татар телен урыс телле балаларга алар яшәгән республиканың дәүләт теле буларак түгел, ә туган тел кебек укыттык. Бу безнең хатабыз. Хәзер тирәбездә дошманнар эзләргә түгел, үзебездә ни булганын анализларга һәм алга таба барырга кирәк" дип белдерде ул.

Гыйлметдинов китергән саннарга карый, хәзер Татарстанда балаларның 27 проценты милли мәгариф системында белем ала. "Бездә шәһәрләрдә дә бөтен фәннәр татарча укытыла торган мәктәпләр бар, бары төгәл фәннәр генә урыс телендә укытыла. Алтынчы сыйныфта химия, математика, физика керә башлагач, аларны урыс телендә укыталар, чөнки бу катлаулы фәннәр, киләчәктә балаларга шулай уңайрак булачак" диде депутат.

Татарстанда татар телен туган тел буларак мәктәп програмына кертергә теләмәүче уку йортлары да бар диде ул. "Канун моны рөхсәт итә, әмма, икенче яктан, республикада яшәүче балалар арасында туган телләрен өйрәнергә теләүче балалар да бар. Син шул рәвешле аларны туган телен сайлау турында Конститциядә язылган хокукыннан мәхрүм итәсең" дип билгеләп узды Гыйлметдинов.

Депутат сүзләренчә, хәзер мәгариф министрлыгы белән балаларга үзләре белем алган туган телләрендә имтихан бирергә мөмкинлек бирү турында сөйләшүләр алып барыла. "Без балага шундый хокук бирергә тиеш. Моны эшләр өчен республика контроль-үлчәү материаллары (КИМ) әзерләргә тиеш. Бу материаллар бездә әле туган тел һәм әдәбият өчен генә эшләнгән. Башка предметлар буенча юк. Бүген мәктәп туган телләрдә имтиханнар алырга әзер түгел. Без министрлык белән күптәннән эшлибез, КИМнар булдыруга күптән керешергә кирәк дибез" дип сөйләде Гыйлметдинов.

Югары уку йортларының туган телен белгән балаларга БДИга өстәмә бал бирү мөмкинлеге дә бар. Әмма моның механизмы эшләнмәгән, дип искәртте ул.
"Федераль олимпиадаларда җиңгән балалар вузларга кергәндә өстенлеккә ия. Туган телләрдән федераль олимпиада юк. Кытай теленнән бар, француз, инглиз, урыс теленнән олимпиадалар бар, туган телдән юк. Әлбәттә, бу җиңел түгел. Безнең мәгариф системында гына да 24 тел һәм 81 тел предмет буларак өйрәнелә. Шуларның кайсысын олимпиада хәрәкәтенә кертеп җибәрәсе? Ләкин, ни булса да, без бу өлкәдә эшлибез. Вузлар шундый мөмкинлек бирә ала, мәгариф министрлыгы да каршы түгел. Югары уку йортлары ГТО өчен дә өстәмә балл бирә бит. Туган телеңне яхшы белгән өчен дә өстәмә балл бирергә дә мөмкиннәр. Бу туган телләрне өйрәнүгә тагын бер этәргеч булыр иде" дип сөйләде Гыйлметдинов.

Шул ук вакытта баланы туган теленә өйрәтү гаиләнең бурычы дип ассызыклады депутат. "Иң мөһиме – гаилә, гаиләдә кызыксынмыйлар икән, баланың туган телен белүен теләмилр икән, мондый бала белән мәгариф системында эшләү бик авыр. Иң зур этәргечне ата-аналар бирә" диде ул.

  • 2017 елда прокуратура тикшерүләреннән соң республикалар мәктәпләрендә милли телләрне укыту ихтыярига калды. Ул предмет "туган тел" дип атала һәм ул ата-ана гариза белән укытыла. Туган тел буларак урыс телен сайлау мөмкинлеге дә бар.
  • Русиядә Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә генә биреп була. Шунлыктан укучылар предметларны урыс телендә укырга тели, милли мәктәпләрнең абруе кими.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG