Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУның татар журналистика белгечлегенә бер урынга өч бала дәгъва кыла


КФУ бинасы
КФУ бинасы

Гаризаларның күпчелеге Татарстаннан килгән.

Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә әзерләнүче татар журналистика белгечлегенә бер урынга өч бала дәгъва кыла. Бу хакта 13 июльдә КФУның филология һәм мәдәният ара багланышлар институты мөдире Рәдиф Җамалетдинов матбугат очрашуында белдерде. Абитуриентлардан гаризалар кабул итү дәвам итә.

"Әлеге юнәлеш буенча нигездә Татарстаннан гаризалар керде. Шулай ук башка төбәкләрдән дә теләүчеләр бар. Башкортстаннан дүрт гариза, Киров өлкәсеннән - ике, Кырым, Оренбур, Пермь краеннан, Әстерханнан берешәр гариза керде. Бүген бер урынга өч гариза бар", диде ул. Шул ук вакытта югары мәктәпнең чит тел белгечлегенә бер урынга 40-50 гариза кергән.

Бүгенге көндә шулай ук КФУда Журналистика һәм медиа багланышлар югары мәктәбе эшли. Рәдиф Җамалетдинов сүзләренчә, соңгы елларда анда татар журналистларын әзерләүдә бюджет урыннары шактый кимегән.

Икенче ел рәттән КФУда журналистларны "Татмедиа" агентлыгы ярдәме белән әзерлиләр. Ширкәтнең җитәкчесе Шамил Садыйков сүзләренчә, бүген ТНВ, Татарстан дәүләт телерадиоширкәте, "Ватаным Татарстан" кебек матбугат чаралары кадрларга зур кытлык кичерә.

"Бүген татар телле журналистларга ихтыяҗ зур. Соңгы елларда КФУда татар телле журналистлар әзерләүдә бюджет урыннары юк дәрәҗәсендә иде. Үзебез бергә катнашып бу юнәлешне башлап җибәрергә уйладык. Безнең төп принцибыбыз – татар телен һәм әдәбиятын камил белгән балаларга нигезләнеп журналистлар әзерләү", диде ул.

Татар журналистларын Татарстан хисабына укытачаклар. Бу уку елында КФУның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәнит һәм мәгариф югары мәктәбендә республика заказы белән 150 балага урын билгеләнгән. Анда математика һәм информатика, тарих һәм җәмгыять белеме, башлангыч сыйныфлар укытурчыларын әзерлиләр. Татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы белгечлегенә 25 урын каралган. Филология, татар әдәбияты һәм журналистика юнәлешенә шуның кадәр абитуриент кабул ителәчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG