Русиядә җитештерелә торган "Спутник V" коронавирус вакцинасын Европа берлегендә теркәү озакка сузыла, чөнки вакцинаны җитештерүчеләр тиешле документларны тапшыра алмый. Нәтиҗәдә теркәү билгесез вакытка кичектерелеп килә. Шул ук вакытта Европа берлегендә Спутникның куркынычсыз һәм нәтиҗәле булуына шикләнү юк. Бу турыда Reuters агентлыгы яза.
Агентлык чыганагы сөйләгәнчә, вакцинаны эшләүчеләр Европаның дарулар агентлыгына вакцинаны сынаулар турында мөһим документларны һаман да бирмәгән. Аерым алганда, вакцина урынына плацебо алучылар статистикасы, вакцинаның зыян китерү очракларын исәпләп бару формасы турында документлар тапшырылмаган. Документларны тапшыру вакыты күптән узды, Европа дарулар агентлыгы аларны карау җәй ахырыннан да иртәрәк тәмамланма алмас дип саный. Югыйсә башта Спутникны июньдә үк теркәп булыр дип фаразланган.
Спутник эшләп чыгаруда кулланылган күзәнәкләр тупланмасының Европа стандартларына туры китереп рәсмиләштерелмәве дә билгеле булган. 1980нче елларда Европада сыерлар арасында котыру чире таралып киткәннән соң, Европада һәм Төньяк Америкада вакциналарны тикшереп кертүче оешмалар андый очракларда кулланыла торган үгез каныннан алынучы башлангыч чималның куркынычсыз булуын дәлилләүне таләп итә. Русия вакцинасын чыгаручылар моны эшләмәде, дигән Reuters чыганагы.
Агентлык белән бу турыда сөйләшкән һәм Русиядә вакцина җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек иткән берничә кеше Гамалея институтының чит ил регуляторлары белән эшләү тәҗрибәсе юк дип аңлаткан. "Алар андый стандартларга күнекмәгән" дигән журналистларга чыганакларның берсе. Шул ук вакытта вакцинаны өйрәнү процессына якын кешеләрнең берсе Европа регуляторының "Спутник V"ның куркынычсыз һәм нәтиҗәле булуында шикләнергә нигезе юк дигән. Февральдә абруйлы Lancet журналы вакцинаның нәтиҗәлелеген 90 проценттан да зуррак дип бәяләгән иде.
Вакцинаны чыгаручы оешма һәм Кремль Reuters мәкаләсенә аңлатма биреп тормаган. Спутникны алга сөрү белән шөгыльләнүче Русия туры инвестицияләр фонды Спутник "Көнбатыш фармацея лоббие" басымы корбаны булырга мөмкин дигән, агентлыктагы мәкаләдә төгәлсезлекләр һәм хаталар күп дип белдергән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!