Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпиадага барачак Русия спортчыларына Көнбатыш журналистлары сорауларына әзер җаваплар өләшкәннәр


Русия олимпиа комитеты спортчыларны Кырым, Донбасс, допинг җәнҗалы, сексуаль бәйләнүләр темаларына ничек җавап бирергә өйрәткән.

Русия олимпиа комитеты спортчыларны Токиода узачак быелгы олимпиада вакытында Көнбатыш басмалары журналистлары бирергә ихтимал сорауларга ничек җавап кайтарырга икәнен алдан ук өйрәтеп куя. Моның өчен спорчыларга инструкцияләр өләшенгән дип яза Ведомсти.

Аерым алганда, Кырым, Донбасс, допинг җәнҗалы, сексуаль каныгулар турында сорауларга әзер җаваплар китерелгән.

Мәсәлән, Кырым, Донбасс турында сорасалар, спортчылар "спорт сәясәттән читтә" дип җавап кайтарырга тиеш була. Шул ук вакытта "комментар бирмим" дигән җавап та ярашлы диелә.

Допинг җәнҗаллары турында сорасалар, спортчы "мин аларда беркайчан да катнашмадым, шуңа әйтер сүзем юк, ә бу теманы Русия спортына каршы кем чикләү керткән, шул аңлатсын" дип җавап бирергә киңәш ителә. Ә инде харрасмент турында сорасалар, спортчыга "беркайчан да андый әйбер белән очрашканым булмады" дип җавап бирү мәслихәт диелә.

2020 елның декабрендә спорт арбитраж мәхкәмәсе чыгарган карар нигезендә Русия спортчылары ике елга үз милли байраклары астында чыгыш ясаудан мәхрүм ителде. Бу карар Дөнья допингка каршы агентлыгы (WADA) таләбе белән кертелде. Шул ук вакытта Русиянең "чиста" спортчылары Олимпия уеннарында нейтраль статуста чыгыш ясау мөмкинлеге алды. Русия флагы һәм гимнын рәсми халыкара ярышларда куллану тыела.

Русиягә карата чикләүләр илдә зур күләмле допинг кагыйдәләрен бозу очраклары булу, шул исәптән, Мәскәү допингка каршы лабораториясенең мәгълүмат базасына үзгәрешләр кертергә омтылу сәбәпле кертелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG