Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский: кырымтатар халкы хокукларын яклаучы "Кырым Татарстаны" юк 


Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

Украина президенты милли азчылыклар хокуклары турында чыгыш ясап, дәүләте булмаган халыкларны Украина яклаячак дип сөйләде.

Украина президенты Владимир Зеленский "Украина 30. Һуманитар сәясәт" форумында чыгыш ясаганда кырымтатарлар турында әйтеп үтте. Бу чыгышын Зеленский Русия президенты Владимир Путин "украиннар һәм урыслар – бер халык" дип мәкалә язып чыгарганнан соң ясады.

Зеленский сүзләренчә, хәзер милли мәхәлләләр турында канун өлгесе әзерләнә. Анда илдәге барлык милли азчылыкларның тигез хокуклары һәм аларның гореф-гадәтләре яклану гарантияләнүе теркәлеп куелачак.

"Әйе, бездә азчылыклар бар, шул ук урыслар, румын, яһүдләр. Греклар азчылыгы бар, шул ук вакытта Греция дигән ил дә бар, анда аларның тел үсеше, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәренә ярдәм күрсәтелеп киленә. Бу алар безнең дәүләттә ничектер аерым дигән сүз түгел. Юк, алар Украина ватандашлары, ләкин без аларны кырымтатарлардан шуның белән генә аерабыз – кырымтатарларның дәүләтләре юк, мәсәлән, "Кырым Татарстаны", яки нидидер башкасы. Ул юк. Болар барысы Украинаның бер өлеше, шул гына. Ә аларның гореф-гадәтләрен, телен, динен без бердәй якларга тиеш, төп халыкларны да, милли җәмгыятьләрне дә" дип сөйләде Зеленский.

Путинның "украиннар һәм урыслар – бер халык" дигән сүзенә каршы төшеп, Зеленский ике илнең мөнәсәбәтләрен Библиядә бәян ителгән Каин һәм Авель турында хикәят белән чагыштырды.

Зеленский 1 июльдә Украина парламенты кабул иткән "асаба халыклар турында" канунга да аңлатма бирде.

"Бу Русия ягына ошамыймы? Аларга күп әйбер ошамый, шуңа да Украина Конституциясе бар, ә Русиянеке түгел, кануннар да нәкъ менә Украинаныкы" диде Зеленский.

Яңа канун белән Киев кырымтатарлар, караимнар һәм кырымчакларны Украинаның асаба халыклары итеп таныды. Бу статус әлеге халыкларга үзбилгеләнү, ирекле рәвәштә үзләренең икътисади, социаль, мәдәни үсешләрен гамәлгә ашыру хокукы бирә.

Русия Президенты Владимир Путин 30 июньдә туры эфирда халык сорауларына җавап бирү вакытында Украинаның "Асаба халыклар турында" кануны урысларның хокукларын кыса дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG