Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда иң өлкән Куштау активисты коронавирустан үлгән


Габдрахман Вәлидов
Габдрахман Вәлидов

Габдрахман Вәлидовка 76 яшь булган. Шиханнарны яклап көрәшүчеләр аны Торатау-бабай дип олылый иде.

Башкортстанда шиханнарны яклап иң актив көрәшүчеләрнең берсе, халыкта Торатау-бабай дип олыланган Габдрахман Вәлидов вафат. Ул Стәрлетамакта ковид-һоспитальдә яткан, үпкәләре 80 процентка зарарланган булган диелә. Моннан тыш, аның йөрәге дә сау булмаган.

Тотарау-бабайның вафаты турында аның көрәштәшләре, экология активистлары хәбәр итә, якыннарының кайгысын уртаклаша.

Габдрахман Вәлидов шиханнарны яклаган иң беренче акцияләрне оештыручы булган. Аның "Торатау, Йөрәктау һәм Куштауны саклап калыйк!" дип аталган оешмага нигез салуы да билгеле. Мәрхүмне "Торатауның саклаучысы" дип тә йөрткәннәр.

2020 ел августында Куштауда экология активистларының Сода ширкәте яллаган кешеләр белән бәрелеше вакытында да Торатау-бабай протест символына әверелде, дип искә ала аның көрәштәшләре.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG