Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 2342 һектар урман янып юкка чыккан


15 апрельдән 15 июльгә кадәр Башкортстанда 209 урман янгыны теркәлгән.

Башкортстан урманнарында апрельдән алып җәй уртасына кадәр барлыгы 209 янгын чыккан, 2342 һектар җирдә урманнар янган. Бу турыда республиканың урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткән.

Узган тәүлектә Белорет районында янып яткан 4,7 һектар җирдәге янгын сүндерелгән, шулай ук 14 июльдә Зилаир районында чыккан утны да тәүлек эчендә сүндерүгә ирешелгән диелә.

"Башкортстанда 15 апрель - 15 июль аралыгында барлыгы 209 янгын теркәлде, шуларның 94е табигый факторлар (яшен һәм пыяла аркылы кояш нурлары сынуы) аркасында, 81 очрак – кешеләрнең ут белән сак кыланмавы, 32се – җирләрнең башка категорияләрдән күчүе сәбәпле, икесе техноген объект аркасында булган. Урман янгыны узган җирләрнең гомуми мәйданы 2 мең 342 һектардан артты" диелә министрлык хәбәрендә.

Шул ук вакытта Күгәрчен, Мәләвез районнарында янгын куркынычы иң югары, бишенче класс буларак бәяләнә диелә.

Узган елның июлендә Башкортстанның табигый тыюлыгында 2 мең һектардан артык урман янып көл булган иде. Урман хуҗалыгы министрлыгы бөтен республика буйлап 17 мең һектар урман яна, мондый зурлыктагы каза республикада 2010 елда гына булган иде дип белдерде.

Якутиядә бу көннәрдә йөзләрчә мең һектарда урман яна. Чәршәмбе республика хөкүмәте 1,3 миллион һектар мәйданда 300дән артык урман янгыны булуын хәбәр итте. 15 июльгә урман янгыннары мәйданы 529 718,5 һектар тәшкил итә диелә, алар арасында аеруча саклана торган табигать биләмәләре дә бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG