Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче күренекле татар шагыйре Салават Рәхмәтулла сиксәненче яшендә вафат булды. Ул соңгы айда авыруы сәбәпле, Мәскәүдә яшәүче кызында тәрбияләнә иде.
Галимҗан Ибраһимов һәм Илдар Юзеев исемендәге бүләкләр әһеле Салават Рәхмәтулла 17 июль Стәрлетамакта җирләнәчәк.
Салават Ибраһим улы Рәхмәтуллин 1942 елның 1 февралендә әдәбиятка Галимҗан Ибраһимовны биргән Авыргазы районы Солтанморат авылында туа. Авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Стәрлетамак шәһәре төзелешләрендә балта остасы булып эшли. 1960-1965 елларда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Туган районында, Ишембай һәм Гафури районнарында укытучы, балалар йорты мөдире, мәдәният йорты мөдире була. 1984 елда Стәрлетамакка күчкәннән соң шәһәрнең ял паркы мөдире вазифасын башкара, хаклы ялга чыгар алдыннан "Ашкадар" гәзитендә эшли.
Яшьтән үк иҗат итүгә карамастан, аның "Әйтелмәгән әйтер һүҙҙәрем" исемле беренче китабы башкорт телендә 1978 елда, 36 яшендә басылып чыккан иде. Шуннан соң дистәгә якын китаплары нәшер ителде. Ул балалар өчен шигырьләр дә иҗат итте, тәрҗемә белән дә шөгыльләнде. Ул үзен шигърияттә Әнгам Атнабай шәкерте дип атап йөрде. Атнабайга багышлап бик күп шигырьләр иҗат итте. Милли, сәяси шигырьләр дә бик күп.
Салават Рәхмәтулла кырыс холыклы, туры сүзле, тынгысыз кеше иде. Аның белән каршылыкка керүчеләр дә күп булды. Шул уңайдан шагыйрь шундый ике юллык та язган иде:
Кемнәр елар икән мин үлсәм,
Кемнәр елар икән... терелсәм?
Башкортстан Язучылар берлегенә дә соңлап – бары тик 51 яшендә генә кабул ителде. 70 яшендә Татарстан Язучылар берлегенә дә керде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!