Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юстиция министрлыгы тагын 8 журналистны "ят агент медиа" исемлегенә кертте


"Ят агент медиа" исемлегендә "Радио Свобода" хәбәрчесе Елизавета Маетная да бар.

Русия юстиция министрлыгы тагын сигез журналистны "ят агент медиа" дип аталучылар исемлегенә кертте. Яңартылган исемлек бүген министрлык сайтында дөнья күрде.

Яңа исемлектә "Радио Свобода" хәбәрчесе Елизавета Маетная, "Проект" медиасының баш мөхәррире Роман Баданин, шунда ук эшләүче журналистлар Ольга Чуракова, Юлия Лукьянова, Петр Маняхин белән Мария Железнова да бар. Исемлеккә шулай ук "Ачык медиа" баш мөхәррире Юлия Ярош һәм аның урынбасары Максим Гликин кертелгән.

Моннан тыш, Русия баш прокуратурасы "Проект" сайтының юридик затын – "Проект Медиа" Америка хөкүмәттән тыш оешмасын "теләнмәгән оешма" дип таныды.

Бу исемлектә шулай ук хокук яклаучы Лев Пономарев, рәссам һәм активист Дарья Апахончич, "Псковская губерния" газеты баш мөхәррире Денис Камалягин, сәясәт галиме, 7х7 газеты журналисты Сергей Маркелов һәм "Радио Свобода" журналисты Людмила Савицкая да бар. Аларны реестрга кертү сәбәпләрен юстиция министрлыгы аңлатмый.

2017 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясенең кайбер башка хезмәтләрен, "Америка авазы"н – барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте.

Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.

Русиядә "ят агент" дип танылган матбугат чаралары Русия җирлегендә юридик зат теркәргә, юстиция министрылыгында теркәлергә һәм финанс операцияләрен әлеге министрлык аша уздырырга мәҗбүр.

Былтыр декабрьдә исә физик затларны "ят агент" дип тану мөмкинлеген бирүче канун Русия думасы аша узып, Федерация шурасы тарафыннан хупланды. Бу канунга ярашлы, сәясәт һәм иҗтимагый эш белән шөгыльләнүче, һәм чит илдән финанс алучы физик затлар "ят агент" дип таныла һәм финанслары турында мәгълүматны дәүләт оешмаларына җиткереп торырга тиеш була.

Быел июньдә Страссбургтагы Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядә Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) медиакорпорациясе мәнфәгатьләре вәкиле булган "РСЕ/РС" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм аның баш мөдире Андрей Шарыйның шикаятен карауга алды. Шикаять Азатлык Радиосына һәм медиакорпорациянең башка проектларына журналист матераилларын "ят агент" кануны нигезендә тамгаламаган өчен Роскомнадзор салган күпмиллионлы штрафларга кагыла. Шикаять бирүчеләр бу кануннарны куллану Кеше хокуклары Европа конвенциясе маддәләрен боза дип саный.

2021 елның гыйнвар-май айларында Роскомнадзор Азат Европа/Азатлык Радиосы проектларының журналист материалларын тамгалау таләбен бозуы турында 520 беркетмә төзеп, мәхкәмәгә җибәргән. Июнь уртасына тагын 130 штраф рәсмиләштерелә башлаган. Русиядәге беренчел баскыч мәхкәмәләр чыгарган 300гә якын штраф карары күләме 140 миллион сумнан артып китә.

Медиакорпорация Русия хакимиятенең медиалар эшчәнлеге турында кануннарны бозуын нигезләп, штраф карарларын шикаять итә, ләкин Русия мәхкәмәләре "РСЕ/РС" җәмгыяте һәм аның җитәкчесе биргән 150 дән артык шикаятьне кире какты. Русиядә берничә дистә мәхкәмә карары нигезендә җәзаны гамәлгә ашыру хезмәтләре эшкә керешеп, "РСЕ/РС" оешмасының банк хисаплары туңдырылды.

RFE/RL президенты Джейми Флай медиаоешманың Русиядә эшчәнлеген дәвам итәчәген күп тапкырлар белдерде. "RFE/RL үз аудиториясенә гадел яңалыклар һәм баланслы мәгълүмат бирә, бу, безнең бер журналистыбыз искәрткәнчә, Русия ватандашлары "дөрессезлеккә күнекмәсен һәм ялганда яшәмәсен" өчен эшләнә. АКШ Конгрессы бирә торган грантлар хисабына финанслана торган RFE/RLның редакция бәйсезлеге аның низамнамәсе белән яклана, ул журналистлар эшчәнлегенә нинди дә булса сәяси тыкшынуны тыя, журналистлар "бер хөкүмәтнең дә агентлары булып тормый" диде Флай.

"РСЕ/РС" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять шикаяте белән бер үк вакытта The New Times һәм аның баш мөхәррире Евгения Альбацның 2019 елда бирелгән шикаяте дә карауга алынган. Газет Роскомнадзорга чит илдән финанслану турында мәгълүматны вакытында тапшырмаган өчен 22 млн сумлык штрафка тартылган иде. Бу ике шикаятьне Страсбург мәхкәмәсе бер эшкә берләштергән. Әлеге эш Русиянең "ят агент" канунын медиаларга һәм аларның җитәкчеләренә каршы куллануы мәсьәләсен күтәргән беренче эш булып тора.

2021 елның маенда Русия юстиция министрлыгы "ят агент" медиа исемлегенә Meduza.io сайтын һәм VTimes медиасын да кертте. "Медуза" бу карарны мәхкәмә аша гамәлдән чыгартырга тырыша, чөнки мондый канунны куллану медианың акча эшләү мөмкинлеген бетерә һәм аны ябылу чигенә җиткерә дип саный. VTimes редакциясе сайтның ябылуын игълан итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG