Татарстанда бер ай эчендә коронавирус белән авыручылар саны 60 процентка арткан. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина матбугат очрашуында белдерде.
"Коронавирус йоктыручылар арта бара. Июнь ае белән чагыштырганда июльдә авыручылар 60 процентка артты. Күпчелекнең коронавируска каршы иммунитеты булмавын, вакцина ясатмавын һәм антитәнчек югалтуын исәпкә алып, алга таба да авыру артыр дип фаразлый алабыз", диде ул.
Роспотребнадзор республиканың 78 оешмасына хезмәткәрләргә вакцина ясатуны сорап карар юллаган.
Шул ук вакытта Татарстанда вакцина ясатучылар кимегән. Соңгы тәүлектә 11 мең кеше вакцина кадаткан. Узган атнада бу күрсәткеч 18 меңгә җиткән иде. Республикага вакцина килүдә тоткарлыклар да дәвам итә.
"Вакциналарның килеп җитүендә тоткарлыклар бар. Бүген йә иртәгә складларга яңа партия килергә тиеш. Вакцина килү белән без аларны машиналарга төяп вакцинация урыннарына җибәрәбез", диде сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
Бүгенгә Татарстанда 709 мең кеше вакцина ясаткан. Рәсми саннарга караганда, соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус 51 кешедә ачыкланган. 32 кешедә британ штаммы, 41 һинд штаммы табылган. Үлемнәр саны 575кә җитте.
Русиядә дүртенче көн рәттән үлемнәр саны рекорд күрсәткечкә җитте. Оператив штаб мәгълүматларынча, узган тәүлектә 799 кешенең үлеме теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле Русиядә 146 мең кешенең гомере өзелгән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!