Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе президенты Джейми Флай Русия юстиция министрлыгының Рус хезмәте журналисты Елизавета Маятнаяны "ят агент" исемлегенә кертү карарына борчылуын белдерде. "Безнең хезмәткәрләребез – Русиянең чын ватанпарвәрләре, алар үз һөнәри осталыкларын аудиториягә объектив яңалыклар һәм тикшерелгән мәгълүмат бирү өчен файдалана. Кремльнең бәйсез журналистларга көчәя барган һөҗүме илләре тарихында хәлиткеч мизгелдә русияләрне мәгълүмат алудан мәхрүм итә" дип белдерде Флай.
Маетнаядан кала, исемлеккә "Проект" медиасының баш мөхәррире Роман Баданин, шунда ук эшләүче журналистлар Ольга Чуракова, Юлия Лукьянова, Петр Маняхин белән Мария Железнова кертелде. Анда шулай ук "Ачык медиа" баш мөхәррире Юлия Ярош һәм аның урынбасары Максим Гликин бар.
Моннан тыш, Русия баш прокуратурасы "Проект" сайтының юридик затын – "Проект Медиа"ны (Project Media, Inc., Америкада теркәлгән хөкүмәттән тыш оешма) "теләнмәгән оешма" дип таныды." Прокуратура "Проект" эшчәнлеге Русия Федерациясенең Конституция корылышы нигезләренә һәм иминлегенә яный дип белдерде.
"Ят агент медиа" исемлегендә хәзерге вакытта 28 физик зат һәм редакция бар, алар арасында Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясенең 10 урыс телле проекты һәм корпорация белән хезмәттәшлек итүче дүрт журналист.
2021 елның гыйнвар-июль айларында Роскомнадзор РСЕ/РС проектлары журналист материалларын "ят агент" канунына яраштырып тамгаламаган өчен 650 беркетмә тутырды. Шулар нигезендә өч йөздән артык карар чыгарылды, беренчел мәхкәмәләр салган штрафлар күләме 150 миллион сумнан артып китте.
РСЕ/РС "ят агент медиа"лар турында канун репрессияләргә нигезләнә дип саный һәм аны куллануның хокукый булмавын Русиядә һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәләрендә исбатлый.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!