Новосибирскида "Такие дела" басмасы журналисты Рита Логинова шәһәрнең үзәк мәйданына "Журналистлар – дошман түгел! Медиа ирекле булырга тиеш" дигән язу тотып чыкты. Тагын бер пикетчының язуында "Проект" хакимият турында тикшеренүләр ясый – авторларын "ят агент" дип игълан итәләр" диелгән. Анда шулай ук "Журналистика – җинаять түгел" дигән сүзләр дә бар.
Журналистларны "ят агент" дип тануга каршы Нвосибирскида менә шундый чара узды. Анда катнашучылар журналист һөнәре Русиядә фактта юкка чыгарыла дип белдерде.
Пәнҗешәмбе Русия юстиция министрлыгы тагын 8 журналистны "ят агент медиа" исемлегенә кертте. Болар – "Азатлык радиосы" рус редакциясе журналисты Елизавета Маетная, "Проект" медиасының баш мөхәррире Роман Баданин, шунда ук эшләүче журналистлар Ольга Чуракова, Юлия Лукьянова, Петр Маняхин, Мария Железнова, "Ачык медиа" баш мөхәррире Юлия Ярош һәм аның урынбасары Максим Гликин.
Моннан тыш, Русия баш прокуратурасы "Проект" сайтының юридик затын – "Проект Медиа"ны (Project Media, Inc., Америкада теркәлгән хөкүмәттән тыш оешма) "теләнмәгән оешма" дип таныды."
Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе президенты Джейми Флай Русия юстиция министрлыгының Рус хезмәте журналисты Елизавета Маятнаяны "ят агент" исемлегенә кертү карарына борчылуын белдерде. "Безнең хезмәткәрләребез – Русиянең чын ватанпарвәрләре, алар үз һөнәри осталыкларын аудиториягә объектив яңалыклар һәм тикшерелгән мәгълүмат бирү өчен файдалана. Кремльнең бәйсез журналистларга көчәя барган һөҗүме илләре тарихында тарихында хәлиткеч мизгелдә русияләрне мәгълүмат алудан мәхрүм итә" дип белдерде Флай.
"Ят агент медиа" исемлегендә хәзерге вакытта 28 физик зат һәм редакция бар, алар арасында Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясенең 10 урыс телле проекты һәм корпорация белән хезмәттәшлек итүче дүрт журналист.
Русия юстиция министрлыгы "Ят агент сәүдәгә корылмаган оешма" исемлегенә "Хокук һәм ачык сәясәт институты" ("Институт права и публичной политики") оешмасын да кертте. Оешма сайтында аның 1993 елдан эшләве әйтелә, ул иҗтимагый әһәмияткә ия булган мәхкәмә процесслары, фәнни-тикшеренү һәм нәшрият эше белән шөгыльләнгән диелә.
Апрель ахырында Минюст "Медуза" сайтын "ят агент" исемлегенә кертте. Медуза реклам белән акча эшли алмый башлады, укучыларыннан матди ярдәм җыю чарасы игълан итте.
Шул ук исемлеккә кертелгән VTimes медиасы берничә атнадан ябылды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!