Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда активистка яла ягу турында "Техас Хабирова" телеграм-каналына җинаять эше ачылган


Bashkortostan-Chekmagush-Ruslan Nurtdinov-10Aug2020
Bashkortostan-Chekmagush-Ruslan Nurtdinov-10Aug2020

Руслан Нуртдинов "Техас Хабирова" телеграм-каналыннан зыян күргән диелә.

Башкортстан эчке эшләр министрлыгы активист Руслан Нуртдинов гаризасы белән "Техас Хабирова" аноним телеграм-каналы администраторлары тарафыннан яла ягу турында җинаять эше ачкан. Активист "Эхо Москвы в Уфе" радиосында сөйләвенчә, "Техас Хабирова" телеграм-каналы авторлары Нуртдинов һәм Башкортстандагы башка активистлар эшчәнлеге турында язмалар чыгарган. Аерым алганда, июнь башында алар Руслан Нуртдинов Чакмагыш районындагы үзенең элекке йорты янында торган машинаны яндырган дип язып чыкты. Машина әлеге йортның яңа хуҗаларыныкы иде.

"Хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгать итәр өчен сәбәпләр җитәрлек иде. Алар минем һәм яхшы кешеләр дип санаган дусларым турында күп язды", дигән Нуртдинов.

Җинаять эше 128.1 маддәсенең 1нче бүлеге нигезендә, ягъни яла ягу, башка кешенең намусын һәм абруен төшерүче ялган мәгълүмат таратуда турында ачылган. Гаепләнүчегә 500 мең сумга кадәр штраф яки 160 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш бирелергә мөмкин. Эчке эшләр министрлыгы әлегә аңлатма бирмәде.

Руслан Нуртдинов элек яшәгән йорт янындагы машина июнь башында янды. Руслан сүзләренчә, бу аның сәяси эшчәнлеге аркасында эшләнгән, әмма дошманнары аннан үч алабыз дип уйлап башка кешеләрнең милегенә зыян салган.

2020 елның 3 мартында төнлә Руслан Нуртдиновның машинасы янган иде. Активист үзе моны район администрациясенең эшчәнлеген тәнкыйтьләүләргә һәм сайлауларда катнашырга теләвенә бәйле рәвештә аны куркыту гамәле дип бәяләде. 4 майда машинага ут төртү эше мәхкәмәсе тәмамланды, бу җинаятьне кылуда үзен гаепле дип таныган кешегә ике ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелде.

"Техас Хабирова" телеграм-каналы шактый агрессив төстә Башкортстан активистларын хурлап яза, аларның шәхси мәгълүматларын чыгара, протест чараларына тискәре бәя бирә. Аның авторлары кем икәнлеге билгесез.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG