Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америкада "Әсир милләтләр атнасы" башлана: Байден кырымтатарлар һәм уйгырларны телгә алды


Канун нигезендә, АКШ президенты "Әсир милләтләр атналыгы"н ел саен июльнең өченче атнасында игълан итәргә тиеш
Канун нигезендә, АКШ президенты "Әсир милләтләр атналыгы"н ел саен июльнең өченче атнасында игълан итәргә тиеш

Быел АКШ президенты эзәрлекләүгә дучар булган азчылык халыклар арасында кырымтатарлар һәм уйгырларны атады.

18 июльдән башлап 24 июльгә кадәр АКШта "Әсир милләтләр атналыгы" игълан ителде. Моның турында Ак йорт бастырган прокламациядә әйтелә. Документны АКШ президенты Джо Байден имзалаган.

Ак йорт бастырган документта 1959 елда президент Эйзенхауэр әсир милләтләр турында чыгарган беренче прокламациядән соң дөньяда күп нәрсә үзгәргән булса да, аның азатлыкка һәм ачык мөмкинлекләргә өндәве әле һаман мөһим булуы әйтелә. Бүгенге көндә залим дәүләтләр ризасызлык белдергән кешеләрне тоткарлый, эзәрлекли, ялган мәгълүмат һәм пропаганда тарата, демократик системнарга һөҗүм ясый дип искәртелә.

"Әсир милләтләр атналыгында милләтебез нигезе булган принципларга тугъры булуыбызны раслыйбыз һәм бар дөнья буйлап кеше хокуклары, гаделлек һәм канун өстенлеге турында сөйләгән батыр кешеләрнең тавышларын көчәйтәбез", ди Джо Байден.

Эзәрлекләүгә дучар булган азчылык халыклар арасында Ак йорт уйгырларны һәм Кытайның Синҗан төбәгендә башка этник һәм дини азчылык халыкларны да атады. Прокламациядә Русия тарафыннан канунсыз оккупацияләнгән Кырымда репрессияләргә эләккән кырымтатарлары, этник украиннар һәм башка азчылыклар да телгә алына.

Башка әсир милләтләр рәтендә Байден автономия таләп иткән Һонгонг халкын, Бирмада хәрбиләр идарәсенә каршы чыгучыларны, диктатурага каршылык күрсәтүчеләрне, азатлык таләп иткән Куба халкын, гадел сайлаулар таләп иткән Никарагуа халкын да атый.

АКШта "Әсир милләтләр атналыгы" (Captive Nations Week) ​кысаларында чаралар ел саен уза. Бу атна АКШның 34нче президенты Дуайт Эйзенһауэр тарафыннан 1959 елда игълан ителә. Канун нигезендә, АКШ президенты "Әсир милләтләр атналыгы"н ел саен июльнең өченче атнасында игълан итәргә тиеш, бу атна барлык халыклар азатлык һәм бәйсезлеккә ирешкәнче оештырыла.

"Әсир милләтләр атналыгы" резолюциясендә түбәндәге төбәкләр һәм илләр атала: Идел-Урал, континенталь Кытай, Төркестан, Төньяк Корея, Тибет, Төньяк Вьетнам, Беларус һәм башкалар.

2008 елда АКШ президенты Джордж Буш чираттагы атналыкны игълан иткәндә, тәнкыйтьләнгән режимнар арасында Русияне дә атаган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG