Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вил Мирзаянов: "АКШ президентларына татарларның хәле турында кат-кат хатлар яздым"


Вил Мирзаянов

19-25 июль көннәре АКШта "Әсир милләтләр атналыгы" дип игълан ителгән. Танылган галим Вил Мирзаянов АКШта татарларның азатлыгы өчен көрәше турында сөйләде.

АКШ президенты Дональд Трамп 2020 елның 19-25 июль көннәрен "Әсир милләтләр атналыгы" (Captive Nations Week) дип игълан итте. Бу уңайдан Ак йорт сайтында махсус белдерү дә урнаштырылган.

Беренче тапкыр мондый атналык 1959 елда АКШның 34нче президенты Дуайт Эйзенһауэр тарафыннан игълан ителгән. АКШта бу турыда махсус канун да бар.

Дональд Трамп үз белдерүендә искәрткәнчә, бүгенге көндә бөтен дөньяда йөзләрчә миллион кеше "репрессив режимнардан" интегә. "Әсир милләтләр атналыгында без халыкларны гаделсез идарә астында тоткан золымның тимер йодрыгын хөкем итәбез. Басымга каршы көрәшкәннәргә теләктәшлегебезне белдерәбез. Без тагын бер кат азатлык, гаделлек һәм канун өстенлеге принципларына тугры калуыбызны белдерәбез", диелә аның мөрәҗәгатендә.

Трамп шулай ук соңгы арада авторитар режимнарның кеше хокукларын чикләүне арттыру өчен сәбәп итеп коронавирус пандемиясен куллануын да искәртте. Моның ачык мисалы итеп ул Кытайның Һонгконгта ирекне кысуын китерде.

Нью-Йоркта Әсир милләтләр атналыгына багышланган чарага чыгучылар, архив фотосы
Нью-Йоркта Әсир милләтләр атналыгына багышланган чарага чыгучылар, архив фотосы

АКШта "Әсир милләтләр атналыгы" ​кысаларында чаралар ел саен уза. "Әсир милләтләр атналыгы" резолюциясендә Идел-Урал төбәге дә атала.

Танылган галим, хәзерге вакытта АКШның Принстон шәһәрендә яшәүче Вил Мирзаянов элекке елларда бу чарада актив катнаша иде. Ул Азатлыкка татарларның азатлык өчен көрәше, АКШтагы әсир халыклар атналыгында татар мәсьәләсе ничек күтәрелүе турында сөйләде.

Документта Идел-Урал халыкларының колониаль хәле турында да язылган

— АКШта андый документ бар һәм ул мөһим. Анда Русиядәге Идел-Урал төбәге халыкларның колониаль хәле турында да язылган. Әмма бу хакта Америкада белүче, кызыксынучы юк диярлек. Идел-Урал төбәгендә халыкларның тарихы, аларның бүгенге вазгыяте турында мәсьәләне күтәрүче юк. Моңа кадәр дә булмады.

Мин АКШ президентларына татарларның хәле, аларның бәйсезлек өчен көрәше, татар теле мәсьәләсе турында кат-кат хатлар яздым. Әмма нәтиҗәсез ул. Мин бит ялгыз, артымда сәяси көч тә, финанслар да юк. Нәрсәгә ирештем? Бары тик "Новичок"ны химик корал буларак халыкара конвенция исемлегенә кертә алдым. Менә бу көрәш 28 ел дәвамында барды.

Мин Вашингтонда Ак йорт каршына беренче тапкыр 1996 елда пикетка чыктым. 1997 елда хатыным, улым, энем һәм тагын бер татар чыкты. Ул вакытта әсир халыклар атналыгы башлады, ә ул вакыттагы президент Билл Клинтон һаман да бу турыда белдерүе белән чыкмады. Без кая ул белдерү дип сорап чыктык, чөнки ул бик мөһим.

Кызганычка, АКШтагы бер генә татар да безгә кушылмады. Ул вакытларны сагынып искә алам. Мин курыкмыйча чыктым. Балаларым да янымда булгач, алар да татарның азатлыгы өчен көрәшемне күрде. Моннан тыш мин интернетта да күп яздым, сөйләдем, әйткәнемчә, хатлар, мөрәҗәгатьләр дә юлланды. АКШтагы әсир халыклар турындагы канун нигезендә татарларга карата карар чыгаруны сорадым.

Татар халкы язмышы аның кулыннан инде әллә кайчан ычкынган

Татарлар моны күрдеме, бәяләдеме? Белмим. Кызганыч, АКШта минем сафларга кушылучы булмады, эшемне дәвам итүче булмады. АКШтагы татарга да, Идел-Урал төбәгендә яшәүче татарларга да өмет юк. Татар халкы язмышы аның кулыннан инде әллә кайчан ычкынган. Урыс хакимияте аңа мөмкинлек бирмәячәк. Татарның өмете дә, азатлык өчен көрәш канатлары да сындырылган. Ул үзе дә кул кушырып утыра.

Татар аның язмышын кемдер хәл итүен, Вашингтондагы Ак йорт каршына кемдер чыгып басуын, кемдер көрәш алып баруын тели. Хәтта анысын да көтмидер. Чынында Русиядәге хәлләр, колониаль халыклар мәсьәләсен хәл итү АКШ, башка Көнбатыш илләренең ярдәменә бәйле.

Мин АКШ президенты булып Джозеф Байден сайланса һәм ул Русия империясен җимерү максатын куйса гына колониаль халыкларның мәсьәләләре чишелеш таба ала дип уйлыйм. Әмма моңа да өмет юк, чөнки ракет, атом коралын имин тоту кирәк. Байденга президент буларак нинди киңәшләр бирерләр бит тышкы сәясәттә – ансы да мөһим.

Әсир милләтләр атналыгы

АКШта "Әсир милләтләр атналыгы" (Captive Nations Week) ​кысаларында чаралар ел саен уза. Бу атна АКШның 34нче президенты Дуайт Эйзенһауэр тарафыннан игълан ителгән. Канун нигезендә, АКШ президенты "Әсир милләтләр атналыгы"н ел саен игълан итәргә, ул барлык халыклар азатлык һәм бәйсезлеккә ирешкәнче оештырылырга тиеш.

"Әсир милләтләр атналыгы" резолюциясендә түбәндәге төбәкләр һәм илләр атала: Идел-Урал, континенталь Кытай, Төркестан, Төньяк Корея, Тибет, Төньяк Вьетнам, Беларус һәм башкалар.

2008 елда АКШ президенты Джордж Буш чираттагы атналыкны игълан иткәндә, тәнкыйтьләнгән режимнар арасында Русияне дә атаган иде.

фикерләр (13)

XS
SM
MD
LG