Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда топонимик атамаларны урыслаштыруның яңа дулкыны җәелә


Чукурча (Луговое -2) бистәсе

Акмәчеттәге оккупант хакимият кырымтатарлар яшәгән Чукурча бистәсендә урамнарны үзбашына урыс шәһәрләре атамалары белән исемләгәннән соң моңа каршы көрәш туктамый.

Акмәчетнең Мәскәү тарафыннан куелган хакимияте җирле халык белән киңәшеп тормыйча кырымтатарлар күпләп яшәгән Чукурча (Луговое-2) бистәсендәге яңа урамнарга Астраханская, Ярославская, Костромская, Новгородская, Красноярская, Калининградская, Томская, Вологодская, Белгородская, Архангельская һәм башка шундый атамалар бирергә карар иткән.

Кырымтатарлар моңа каршы, алар түрәләргә хатлар яза, әмма мәсьәлә хәл ителми. Бары тик дүрт тыкрыкка гына кырымтатар атамалары бирә алганнар. Алай гына да түгел, низаг дәвам итү сәбәпле, яңа урамнар рәсми теркәлә алмый.

Активист Бейе Ильясова Азатлыкка сөйләвенчә, бу урамнар мәсьәләсе хәл ителмәү сәбәпле, су, электр белән тәэмин итү, полиция хезмәтләре тукталып тора. Биредә су һәм электр тәэминаты юк, чөнки бу урамнарның исемнәре тирәсендә монда яшәүчеләр һәм шәһәр хакимияте арасында низаг дәвам итә, йортларның номерлары да әләгә билгеләнми кала. Бу исә йортның адресы юк дигән сүз, йортларны канунлаштырырга да мөмкинлек юк.

Чукурча урамы
Чукурча урамы

Активист Эльвира Муратова дүрт тыкрыкка кырымтатар атамасы бирү өчен дә күп документ сорадылар дип белдерде Азатлыкка. Алар имза җыйган, җыелыш уздырып беркетмәләр төзегән. Активистлар 15 кеше исеменнән торган исемлек әзерләп биргән. Аланың барысы да танылган кырымтатарлар.

Ләкин шәһәр хакимияте Иркутская, Костромская һәм башка 11 урамга бернинди имза җыймыйча урыс исемнәре кушкан. "Безнең язмаган урыныбыз калмады, Русия думасы депутаты Руслан Бальбек та килгән иде, ләкин бернәрсә дә үзгәрми. Акмәчеттә инде күпме шәһәр башлыгы алышынды, берсеннән икенчесенә яңадан хатлар язарга кирәк була", ди активистлар.

Ни өчен урамнарны монда яшәүче халык фикерен сорамыйча атаулары турында сорауга Бейе Ильясова "Безгә шәһәр хакимиятеннән беркем берни аңлатмый" диде.

Чукурчада яшәүче Эльзар Зейтуллаева сүзләренчә, шәһәр хакимиятендә соңгы очрашу вакытында урамнар исемнәре искечә калачак дигәннәр. "Сез бу урамнарда ничә кырымтатар, ничә урыс гаиләсе яшәгәнен санап чыгыгыз, без бу мәсьәләне урам-урам йөреп өйрәнәчәкбез. Урам исемен үзгәртү аны яңадан исемләүдән авыррак диделәр түрәләр. Безнең бистәдә 519 гаилә яши, 10-15 йортта урыслар, калганнары - кырымтатарлар. Кырымтатарлар урысча аталган урамнарда яшәүгә риза түгел", диде Зейтуллаев.

Чукурчада яшәүчеләр Мәскәү куйган Кырым башлыгы Сергей Аксёновка да хат юллаган. Әгәр дә мәсьәлә хәл ителмәсә, Мәскәүгә мөраҗәгать итәргә мәҗбүр булачакларыны белдергәннәр.

"Без туктамаячакбыз. Кырым хакимияте үз гамәлләре белән Кырымда милләтара мөнәсәбәтләрне тотрыксызландыруга йөз тотуын, мондый карарларын үзгәртергә теләмәвен исәпкә алып, безнең киләсе мөрәҗәгатебез Мәскәүгә булачак", диелә хатта.

Бу язма әзерләнгәндә активистларның берсе Акмәчет башлыгы Валентин Демидов белән очрашканы билгеле булды. Башлык әлеге мәсьәләне юридик яктан хәл итү юлларын өйрәнәчәген, ун көннән соң ниндидер җавап булачагын белдергән.

Көрәш дәвам итә, ә урамнарның урыс исемнәре инде Яндекс харитасында бар, машиналарның GPS-навигаторларында да шул урамнар күрсәтелә.

Яндекс харитасы
Яндекс харитасы

Күрше бистәдәге урамнарга аннексиягә кадәр кырымтатар исемнәре биреп өлгергәннәр

Луговое -2 янындагы Луговое-1 бистәсендә яшәүче кырымтатарлар ярымутрау Украина контролендә булган чорда урамнарга кырымтатар исемнәре биреп өлгергән. Анда Чукурча, (бу урында урнашкан Чукурча иске кырымтатар авылы исеме), Когемли (Тёрновая), Шефталилик (Персиковая), Чамлы (Сосновая), Мамак, (Кырымтатар авылы исеме, 1944-45 елларда аны Строгановка дип үзгәрткәннәр) һәм башкалар. Бу хакта Азатлыкка Чукурча урамында яшәүче Хайри Решитов сөйләде.

Хайри Решитов
Хайри Решитов

— Безнең бистәдә, ялгышмасам, 1996 еллар иде, үзебезнең татар студентларыбыз йөреп, халык белән килешеп урамнарга атамалар бирде. Халык моңа риза булды. Бу урын янында элек Чукурча дигән авыл булган. Бу авылның исеме югалмасын, хәтердә, тарихта калсын дип, безнең урам шулай исемләнде. Хакимият тарафыннан исемнәргә каршылык булмады, андый нәрсә ишетмәдек. Ә борынгы Чукурча авылы урнашкан җирне Луговой урамы дип исемләгән хакимият.

Русия килгәннән соң яныбыздагы Луговое-2 бистәсендә кешеләр җирне бик зур авырлык белән рәсмиләштерде. Анда урамнарның күбесен урысча исемләделәр. Үзәк урамның исемен Астраханская дип куйдылар. Минемчә, бу халыктан көлү, мыскыл итү. Әстерхан ханлыгы булган, аны яулап алганнар, инде менә сезнең дә хәлегез шулай булды дип бездән көлеп Астраханская дип куйдылар. Моңа риза булмаганнар бу мәсьәлә артыннан йөрде, ләкин нәрсә булып беткәндер, минем хәбәрем юк.

"Кырым – кырымтатарларсыз" дигән идеологияне кулланалар, күрәсең

Русия патшабикәсе Екатерина заманындагы "Кырым – кырымтатарларсыз" ("Крым – без крымских татар") дигән идеологияне кулланалар, күрәсең, һәм алга таба да кулланачаклар. Безнең татар милләте акылын туплап, моңа һәрвакыт әзер булырга һәм үз хокуклары өчен көрәшергә тиеш. Үзеннән-үзе бернәрсә дә булмый. Хәрәкәт итмәсәң, шулай калачак. Без җиргә бик авырлык белән килдек, ләкин соңгы вакытта бернинди хәрәкәтебез юк.

Стагнация, берни урыныннан кыймылдамый. Путин Сочида кырымтатарлар белән очрашканда ачыктан-ачык безне "Кырымда яшәүче кырымтатарлар (крымскотатарское население)" дип атады. Ул безне асаба халык димәде. Борынгы заманнан Кырымда греклар яшәгән диде. Безнең исемебезне, хәлләребезне санга сукканы да юк. Моннан соң безгә нәрсә көтеп утырырга? диде Решитов.

Кырымтатар бистәсендә "Белочка" балалар бакчасы

Кырым кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров балалар бакчаларын, Судактагы урамнар исемнәрен дә урыс телендә атыйлар дип, мисаллар китерде.

Абдурешит Джеппаров
Абдурешит Джеппаров

— Акмәчетнең 80 проценттан артыгын кырымтатарлар тәшкил иткән Белое бистәсендә ачылган балалар бакчасын хакимият "Белочка"(Белое исеменнән чыгып булса кирәк), Судакта Яңы маале (Яңа мәхәллә) кырымтатар бистәсендә халык үзара урамнарны кырымтатарча атый иде, ләкин алар формаль яктан рәсмиләштерелмәгән иде, инде хакимият аларга урысча исемнәр биргән икән. Кырымтатар мәктәпләренең саны артмады, ничек 15 мәктәп булса, шулай калды, аларның да хәле бик начарайды, элекке җитәкчеләр китте, алар урынына башкалар килде. Элек кырымтатар телендә укыткан бу мәктәпләрне хәзер милли дип атап булмый. Алар башка мәктәпләрдән анда кырымтатар укучылары укуы белән генә аерыла. Мәктәпләрдә кырымтатар телендә укытуны киметү һәм Кырымдагы атамаларны урыслаштыру бер-беренә бәйле нәрсәләр. Кырымда акрынлап безнең милли йөзебезне киметергә тырышалар", диде Джеппаров.

Дума дептутаты вәгъдәсе сүздә генә калды

Кырымтатар милли хәрәкәте ветераны Гамер Баев исә Кырымда 1944 елдан соң славянлаштырылган кырымтатар авыллары атамалары янына кырымтатар исемнәрен урнаштыру мәсьәләсенә тотынган булган Русия думасы депутаты Бальбекның гамәле сүздә генә калды диде Азатлыкка.

Гамер Баев
Гамер Баев

— Бернинди мәсьәләләбез, хәтта гади топонимика мәсьәләсе дә хәл ителми. Русия думасына Кырым вәкиле буларак сайланган Руслан Бальбек ("Бердәм Русия") Кырымда иске топонимика торгызылачак дип халыкка вәгъдә иткән иде. Иске исемнәр торгызылмады. Моннан соң ул үзгәртелгән исемнәр янында параллель рәвештә иске тарихи исемнәр язылачак диде. Монысы да эшләнмәде. Җиде ел узды, бернәрсә эшләнмәде" дип зарлана Баев.

Карасу елгасы Карасёвкага әйләнде

Кырымда шәһәр яки урамнарның гына түгел, гомер буена рәсми кулланышта кырымтатар телендә булган елга атамаларын да соңгы вакытларда урысчалатып язулар арта. Моңа Кырым галиме, география фәннәре докторы, бишенче буын Кырым кешесе Александр Ена да игътибар иткән һәм ул әлеге гамәл канунсыз дип белдергән. Сүз Көчек Карасу һәм Биек Карасу елгалары турында бара. "Таврида" трассасындагы юл билгеләрендә алар Малая Карасёвка һәм Карасёвка дип язылган.

Бу сталинизмның ямьсез кикерүе ... Биюк-Карасу (Зур-Карасу) елгасы бар! Калганы - сукырдан! Узган гасырдан СССРның Баш штабыннан калган хариталарны соңгы инстанциядәге хакыйкать дип әйтеп булмый. Болар барысы да начар. Болар колониаль сәясәтне хәтерләтә... Кырым топонимикасы - биредә безгә кадәр яшәгән кешеләр биргән кыйммәтле мирас. Билгеле булганча, үткәнебезгә "ату" начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Мондый нәрсәләрне үттек бит инде - изгеләрнең сөякләрен мәсхәрәләдек, үлгән генсеклар истәлегенә шәһәр исемнәрен үзгәрттек. Баксаң, болар барысы да дәвам итәме?", дип китерә галим сүзләрен The QIRIM төркеме.

Александр Ена язуынча, Биек Карасу елгасын Карасевкага алыштыру турында бер канун да юк.

"Биек Карасу елгасы атамасын алыштыру турында канун юк. Яки сез миңа аның номерын һәм кабул ителгән көнен әйтегез. Юк ул! Канун актлары төзеп Топрах-Кая борыны Лагерныйга (рәсми рәвештә!) әйләнде, Кара-Мрун борыны - Прибойныйга. Исемлекне чиксез дәвам итәргә мөмкин. Бу миңа ошамый", ди география галиме.

Карл Маркс урынына Екатерининская

Урам исемнәрен алыштыру авыр, ул күп чыгымнар, документлар үзгәртүне таләп итә дисәләр дә, Акмәчеттә cовет чорында аталган кайбер урам исемнәрен Русия империясе белән бәйле исемнәргә алыштыру бара. Мәсәлән, Карл Маркс, Роза Люксембург, Карл Либкнехт кебек үзәк урамнарын тарихи исемнәр дигән сылтау белән Екатерининская, Александра Невского, Долгоруковскаяга үзгәртү бара. Монда яшәүчеләрдән хакимият сораштыру уздыруы яки имза җыюы хакында ишетелмәде.

Белешмә

Әби патша заманыннан башлап узган гасырның 60нчы елларына кадәр Кырымның тарихи 1602 атамасы үзгәртелә. Екатерина II патшалык иткәндә Кырымны Русиягә кушкач Акмәчет Симферепольгә, Кизләү Евпаториягә, Кефе Феодосиягә, Акъяр Севастопольгә әйләнә. Кайбер галимнәр әлеге шәһәр атамаларын үзгәртергә кирәкми, алар тарихка тирән кергән инде дип әйтә.

Совет заманында тарихи атамаларны юкка чыгаруның икенче этабы башлана. Кырымда Пролетарская, Советская, Роза Люксембург, Карл Маркс һәм башка коммунистик рухтагы урамнар пәйдә була. 1944 елда кырымтатарларны илләреннән сөрүдән соң атамаларга һөҗүмнең иң куркыныч чоры башлана. Совет хакимияте кырымтатарларны гына түгел, ә аларның тарихын да юкка чыгарырга тели.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (7)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG