Израилдәге NSO Group ширкәтенең Pegasus програмы бөтен дөнья буйлап журналистлар, активист һәм ширкәтләр җитәкчеләренең смартфоннарын җимереп керү өчен кулланылган. Бу турыда Washington Post, Guardian һәм башка басмалар уртак тикшеренүләрендә яза.
Forbidden Stories оешмасы тыңланучы телефоннар исемлекләренең берсен өйрәнгән. Анда 50 мең телефон номеры, аларны NSO Group ширкәтенең ун клиенты Pegasus системына керткән. Тикшеренү вакытында журналистлар 1 мең номерның хуҗасынның кем булуын ачыклый алган, алар дөньяның 50 илендә яши диелә. Аерым алганда, исемлектә бер меңнән артык француз ватандашы номеры табылган. Аларны Мексика, Һиндстан, Марокко һәм Маҗарстаннан тыңлаганнар диелә тикшеренүдә.
Pegasus телефоннарга сылтама аша күчеп, аларны җимерә, яшерен рәвештә электрон хатларын, шалтыратулар, текст хәбәрләрен язып ала. Кайбер очракларда бу програм керсен өчен сылтамага басу кирәкми дә. Шушы програмны кулланып согуд журналисты Җамал Хашогги хатыны һәм аның килене телефоннарына җимереп керелгән булган диелә.
Бу програм җимереп кергән җиһазлар исемлегендә күп кенә танылган медиалар хезмәткәрләре бар. CNN, Associated Press, Voice of America, New York Times, Wall Street Journal, Bloomberg News, Le Monde (Франция), Financial Times, Al Jazeera (Катар) журналистлары тыңланган. Исемлектә 65 бизнесмен, 85 хокук яклаучы һәм 600дән артык сәясәтче номерлары табылган.
Маҗарстанда Direkt36 тикшеренү басмасының ике журналисты телефоннары җимереп керелгән, дип яза The Guardian. Тагын башка журналистлар, юристлар һәм бер оппозиция сәясәтчесе дә киләчәктә телефоны җимерергә тиешле кешеләр исемлегенә кертелгән диелә. Әзәрбайҗанда 48 журналист тыңланган булырга мөмкин, аларның күбесе илдә коррупция һәм репрессияләрне тәнкыйтьләгән булган диелә.
Pegasus програмын җинаятьчелек белән көрәшү өчен теркәгән NSO Group ширкәте үзенең эшчәнлегендә әхлак нормаларын үтәвен белдергән, һәм бу тикшеренүнең нигезе юк дигән. Анда програмны хокук бозып куллану очраклары турында дөреслеккә туры килгән очракларның барысын да тикшерүне дәвам итәрбез, һәм тиешле гамәлләр кылырбыз" дип белдергәннәр.
2020 елда Al Jazeera телеканалы журналистлары үзләренең кибершымчылык корбаны булулары турында дәлилләр китерде. Citizen Lab хисабына ярашлы, хакерлар Kismet троян програмын басманың ким дигәндә 37 журналистына каршы кулланган. Мобиль җиһазга килеп эләккәч, бу програм Pegasus програмын йөкләгән.
Шуның ярдәмендә смартфон хуҗасы артыннан тулаем күзәтү алып барыла - Pegasus анда сакланган бөтен мәгълүматка керә алган, смартфон хуҗасының кайда булуын билгеләгән, сөйләшүләрен яздырган һәм хәтта яшерен рәвештә фото һәм видео да төшергән.
2017 елда Мексика журналистлары да Pegasus програмын күзләү өчен куллануда гаепләгән иде.
Журналистларның сәүдәгә корылмаган Forbidden Stories оешмасына 2017 елда француз журналисты, кинодокументалист һәм сценарист Лоран Ришар тарафыннан нигез салынган. Оешма сүз иреген яклау белән шөгыльләнә, шулай ук эзәрлекләүләргә дучар ителгән журналистларга ярдәм итә, журналистлар төрмәгә утыртылган яки үтерелгән очракларда алар башлаган тикшеренүләрне дәвам итә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!