Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәт пәйгамбәргә карикатур ясаучы рәссам Курт Вестергор вафат


Курт Вестергор
Курт Вестергор

Курт Вестергорга янаулар күп булды, аны үтерергә дә теләделәр. Соңгы елларында яшерен адреста сак хезмәте белән яшәргә мәҗбүр булды.

Мөхәммәт пәйгамбәргә карикатуралар ясап күп мөселманнарның ачуын чыгару белән танылган карикатурчы Курт Вестергор 87 яшендә вафат булган.

Вестергор гаиләсе мәгълүматынча, рәссам озакка сузылган авырудан соң үлгән. Бу хакта "Берлингске" Дания басмасы язды.

1980нче еллар башыннан Курт Вестергер консерватив "Юлланд-постен" газеты белән хезмәттәшлек итә. Нәкъ әлеге газета битләрендә 2005 елда Мөхәммәткә багышланган 12 карикатур чыкты. Аларның берсендә пәйгамбәр башына бомбага охшаш чалма кидертелгән иде. Мөселманнар әлеге рәсемнәрне мыскыллаучы дип атады, күпләр, гомумән, пәйгамбәрләрнең рәсемен ясау тыелган дип саный.

Ачулары чыккан мөселманнар бөтен дөньяда Дания дипломатик миссияләренә һөҗүмнәр башлады. Алар бигрәк тә 2006 елның февралендә күп булды. Нәтиҗәдә дистәләгән кеше һәлак булды. Протестлар Даниядә дә узды, Дания хөкүмәте мөселманнар күпләп яшәүче дәүләтләр илчеләреннәр шикаятьләр алды.

2015 елның гыйнварында Парижда Charlie Hebdo француз сатирик атналыгы редакциясендә 12 кеше үтерелде. Әлеге журнал "Юлландс-постен" газетыннан карикатурлар күчереп бастырган иде.

Курт Вестергорга янаулар күп булды, аны үтерергә дә теләделәр. Соңгы елларында яшерен адреста сак хезмәте белән яшәргә мәҗбүр булды.

2008 елда Reuters-ка биргән интервьюда рәссам эшләгән эшенә үкенмәвен белдерде. Вестергер фикеренчә, карикатурлар көнбатыш илләрдә исламның урыны турында мөһим бәхәсләр уяткан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG