Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие милләтне саклау эшен җитәкчелеккә генә йөкләмәскә өндәде


Галиев мәчетендә Корбан гаете намазы
Галиев мәчетендә Корбан гаете намазы

Аллаһка тугрылыктан тыш, Татарстан мөфтие өммәткә, милләткә һәм Ватанга тугрылык мәсьәләсен күтәрде һәм милләтне, динне саклауда җаваплылыкны җитәкчелеккә генә сылтап калдырмаска чакырды. 

20 июль иртәсендә Татарстан мөселманнары мәчетләргә Корбан гаетенә җыелды. Коронавирус пандемиясе булуга карамастан, республикада бәйрәм намазын мәчетләрдә уку рөхсәт ителде, ләкин аларга 100дән артык кеше керү тыелды. Казан шәһәренең Галиев мәчетеннән Корбан бәйрәменең турыдан-туры трансляциясе оештырылды.

Әлеге мәчеттә вәгазьне Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин укыды. Бу юлы аның вәгазе тугрылыкка багышланды. Аллаһка тугрылыктан тыш, мөфти өммәткә, милләткә һәм ватанга тугрылык мәсьәләсен күтәрде һәм милләтне, динне саклауда җаваплылыкны җитәкчелеккә генә сылтап калдырмаска чакырды.

— Бүгенге көндә татар бер-берсен бик шәп итеп тәнкыйтьли белә. Бер–берсенең ялгышларын күзәтеп, шуларга төртеп тора. Ә милләтне һәм динне үстерү өчен үзеңнән нинди өлеш керттең? Әллә барысын да җитәкчеләргә генә селтикме? Корбан бәйрәме шушы мөһим төшенчәләр турында уйланырга өнди, - диде ул.

Камил Сәмигуллин шулай ук халык һәм милләт хакына җитәкчеләргә таяныч булырга, аларга ярдәм күрсәтергә кирәк дип тә әйтте.

— Бервакыт Мәккәдә Гобәй исемле бер яшь мөселманны тотып алалар. Аны дар агачы янына китерәләр дә, үлем җәзасы алдыннан үзе урынына Мөхәммәд пәйгамбәрне үтерергә тәкъдим итәләр. "Рәсүлебезне асу түгел, мин аның аягының чәнечкегә кадалуын да теләмим", дип җавап кайтара җәзага тартылган кеше. Менә безгә нинди сабак, - диде хәзрәт.

Казанның Галиев мәчетендә гает намазы
Казанның Галиев мәчетендә гает намазы

Аның сүзләренчә, бүген татар-мөселман булып яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, өммәткә һәм милләткә тугрылык кирәк.

— Аллаһка мең шөкер, бүген безгә корбан чалуны беркем тыймый. Мәчетләребез ачык, яңалары төзелеп тора, гөрләп мәдрәсәләр эшли. Мөхәммәт пәйгамбәребез һәм аның сәхабәләре, безнең әби-бабайларыбыз үз башыннан күпне кичергән. Бүген милләт үсеше өчен тоткарлыклар юк. Татар-мөселман булып яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Ә өммәткә һәм милләткә тугрылык бармы?" диде мөфти.

Намазга килүчеләр арасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде. Бәйрәм алдыннан ул мөселманнарны котлап мөрәҗәгать чыгарды. Анда республикада төрле халыкларның дустанә яшәвенә басым ясалган иде, шулай ук тиздән ачылачак Казан Мәрьям ана иконасы чиркәве телгә алынды. "Төрле милләт һәм дин вәкилләре тыныч һәм тату яшәгән, нәтиҗәле хезмәттәшлек иткән хәзерге Татарстанда мөселманнарның, христианнарның һәм яһүдиләрнең дини тормышында күренекле вакыйгалар үзара үрелеп бара. Республикабызда һәрчак рухи берләшү, аңлашу, дустанә аралашу шартларында уза торган Корбан бәйрәменнән соң күп тә үтмәстән, без Богородица монастыренда яңадан торгызылган Казан Мәрьям ана иконасы чиркәвенең изгеләштерелүе шаһиты булачакбыз", диелгән котлауда.

Бүген шулай ук мәчетләрдә гает намазларыннан тыш, Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре шәһәркүләм гаилә һәм балалар бәйрәмнәре дә оештыра.

Казанда Корбан гаете уңаеннан Максим Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында "Корбан Фест" гаилә фестивале уза.

Казанда корбан чалу өчен 16 урын каралган. Корбан чалу өч көн дәвам итәчәк. Татарстан мөфтияте Корбан чалу өчен нисабны 36 мең сум күләмендә билгеләде. Кешенең әҗәтләреннән кала шуның кадәр акчасы калса, ул корбан чалырга бурычлы. 20 июль көнне "Зәкәт" фонды мохтаҗларга 25 тонна корбан ите таратачагын җиткерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG