Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел хаҗ кылган татар кешесенең Мәккәдә күргәннәре


2021 елда хаҗ кылучылар
2021 елда хаҗ кылучылар

Быел хаҗ кылучылар башка елларга караганда азрак иде. Былтыр гомумән булмады. Сәбәбе – пандемия. Шулай да быел Согуд Гарәбстанында яшәүчеләр, беркадәр чит ил кешеләре хаҗ кыла алды. Шамил Ситдыйков – шуларның берсе. Аның белән быелгы хаҗ үзенчәлекләре, чикләүләр һәм тәэсирләре турында сөйләштек.

Мәккәдә хаҗ кылучылар саны кимегән. Пандемиягә кадәр, 2019 елда хаҗ кылучылар саны 2,5 миллион тирәсе булса, быел бу дини йоланы 60 меңләп кеше генә кыла алды. Согуд Гарәбстаны хаҗ кылырга вакцина кадаткан үз ил ватандашларына һәм анда яшәүче башка ил вәкилләренә рөхсәт итте. Читтән хаҗилар кертелмәде.

Русиягә быел, гадәттәгечә, 25 мең кешелек квота аерылган, Татарстанга аннан 1,8 мең кешегә хаҗ кылу квотасы бирелгән иде, тик ахыр чиктә Согуд Гарәбстаны барыбер чит илләрдән мөселманнарны китермәскә дигән карарга килде. Татарстан мөфтиятендә бу квотага узган ел барырга җыенган, ләкин бара алмаган кешеләрнең дәгъва кылганын әйттеләр. "Быел без ахыргача көттек, юлламаларны сатмадык, ләкин хаҗга бару әзерлеген алып бардык", диделәр мөфтияттә.

Татарстан мөселманнары быел хаҗга бара алмады, әмма Согуд Гәрәбстанында яшәүче ике татарстанлы мөселманнар өчен фарыз булган бу гамәлне башкаруга ирешә алды. 28 яшьлек Шамил Ситдыйков белән 30 яшьлек Нияз Ихсанов берничә ел Согуд Гарәбстанында яшәп, Татарстан ширкәтләрендә эшли.

Нияз Ихсанов (сулда) һәм Шамил Ситдыйков (уңда)
Нияз Ихсанов (сулда) һәм Шамил Ситдыйков (уңда)

Азатлык әле дә Мәккәдә булган Шамил Ситдыйков белән сөйләшеп, быелгы хаҗның ничек узуын, нинди үзенчәлекләр һәм чикләүләр булуын белеште.

— Шамил, хаҗ кылу мөмкинлеге ничек барлыкка килде? Согуд Гарәбстанында хаҗилар исемлегенә эләгү өчен ниндидер сайлап алу булдымы?

Үземә 20 яшь тирәсе булганда моны максат итеп куйдым

— Хаҗ кылу – мөмкинлек булган очракта мөселманнар өчен фарыз, мәҗбүри гамәл. Үземә 20 яшь тирәсе булганда моны максат итеп куйдым, хаҗ кылу турында озак хыялландым. Элек ел саен төрле турфирмалар хаҗ кылырга чакыра, юлламалар тәкъдим итә иде. Тик ул чакта тәкъдим ителгән бәяләр минем өчен шактый кыйбат булды. 8 ел узуга хыялым чынга ашты.

Билгеле, узган ел һәм быел коронавирус аркасында хаҗ кылу рөхсәте бик аз кешегә бирелде. Согуд Гарәбстанында яшәүче 60 мең кеше генә бу бәхеткә ирешә алды. Сайлап алу да элеккечә түгел, жирәбә ярдәмендә оештырылды.

Кешеләрне сайлап алу берничә этапта оештырылды. Иң башта, ялгышмасам, 18 яшьтән алып, 65 яшькә кадәр кешеләр сайлап алынды. Аннан соң коронавирус вакцинасына да тикшерделәр. Вакцинаның кимендә беренче компоненты кертелергә тиеш дигән шарт булды. Шулай ук ковид белән авырып терелгәннәр, антитәнчекләр булганнар да кертелде. Ахыр чиктә жирәбә белән 60 мең кеше сайланды.

Сайлап алуда тагын бер шарт булды: кеше моңарчы хаҗ кылмаган булырга тиеш, яки инде кылса да, күптәннән булырга тиеш. Монда бер гарәп абыен очраттык, ул хаҗны 20 ел элек кылган булган. Хәзер Согуд Гарәбстаны хаҗ кылучыларны бер системга кертә башлады, күптәннән хаҗ кылганнар бу системга керми калды, алар хаҗга беренче тапкыр барган кебек күренә.

Гарәфә тавы
Гарәфә тавы

— Вакцинасыз хаҗ кылып булмый, үзегез нинди вакцина сайладыгыз? Гомумән, бу эш ничек оештырылган?

— Согуд Гарәбстанында дүрт төрле вакцина кадатып була, болар – дөньяда билгеле, Көнбатышта таралган вакциналар. Вакцина кадату бөтен кешегә бушлай. Элек вакцинаны сайлап булмый иде, хәзер теләсәң ниндине кадатып була. Мин Pfizer-ны сайладым. Хаҗга сайлап алыр алдыннан беренче компонентны кадау шарты булса, аннан соң, хаҗга кадәр икенче дозаны да кадатырга кирәк булды.

— Хаҗ күпмегә төште?

— Быел өч төрле пакет тәкъдим ителде. Иң арзаны – 14 мең риал (270 мең сум) тора. Кыйбат булса да, бу быелгы хаҗ шартларының берсе булды. Дәүләт хаҗга гаризаны азрак кеше бирсен дип теләде, шуңа да югары бәя куйганнар, күрәсең.

Кыйбат булуына карамастан, хаҗ кылырга теләкне 500 меңләп кеше белдергән. Аларның 60 меңе генә сайлап алынды. Ягъни, теләк белдергән 8-9 кешенең берсе генә хаҗ кыла алды. Сөбһаналлаһ, без дә болар санында булуыбызга шатланабыз, шөкер итәбез!

— Дөнья яңача яши башлады, пандемия аркасында хаҗ кылуга да үзгәрешләр кертелми кала алмый. Узган еллардагы хаҗдан нинди аермалар бар? Нинди чикләүләр барлыкка килде?

Хаҗ кылучылар өчен әзерләнгән ятаклар
Хаҗ кылучылар өчен әзерләнгән ятаклар

— Моңарчы хаҗ кылган дусларым шартлар башка, элек алай түгел иде дип әйтеп тора. Мисал өчен, без хәзер Минада, монда һәр кешенең үз ятагы бар, ятаклар бер-береннән киртәләр белән аерылган. Ковид аркасында кешеләр арасында ара калсын дип ясаган. Чатырлар аланнары арасында йөрү, башка төркемнәрдән булган кешеләр белән аралашу да тыелган. Болар барысы да коронавирусны таратмау максаты белән аңлатыла. Шуңа үз төркемебез белән генә аралашабыз, йөрибез.

Ашау-эчү яхшы оештырылган. Көненә 3 тапкыр ашаталар. Эчемлекләр, чәйләр, җимеш сулары – барысы да бушлай тәкъдим ителә. Кем нәрсә тели – бөтен нәрсә бар. Хәтта, туңдырманы да бушлай тараталар, курорт диярсең! Дусларым да көлеп элек андый нәрсәнең булганы юк иде диләр.

Төп чикләү быел иреклек булмауда: барысы да төгәл програм нигезендә башкарыла, иркен генә йөрергә, теләгән урыннарны гизеп йөрергә ярамый. Кибетләргә керергә, һәдияләр алырга да рөхсәт юк. Аның каравы, барысы да бар, кибетләргә зур ихтыяҗ да юк.

Хаҗ кылучылар вакцина кадаткан булуга карамастан, битлекләрне гел киеп йөрү мәҗбүри. Аны йоклаганда гына салабыз. Дистанция саклау да таләп ителә. Тараф кылу вакытында да бу контроль ителә, намаз укыганда да рәтләр һәм сафлар арасында ара саклана.

Кәгъбә
Кәгъбә

Быел кеше азрак булгач, хаҗ кылу күпкә рәхәтрәк, анысына шөкер. Бөтен теләгәнеңне үтисең, барысы да бик җиңел уза. Кәгъбәтулланы да, Кара ташны да якыннан күреп була. Ашыкмыйча таваф кыласың, ашыкмыйча намаз укыйсың, этешү-төртешүләр юк, барысы да бик тыныч. Кеше аз булгач, барысын да авторбусларда йөртәләр, җәяү йөрү юк диярлек. Анысы да бик җайлы, ару-талу да әллә ни юк.

Гомуми тәртип башка еллардан әллә ни аерылмый, анысы. Без үзебез Согуд Гарәбстанының көнчыгышында яшибез, мин – Җүбәйл, Нияз Даммам дигән шәһәрдә. Иртүк машинага утырып, кичкә Мәккә янына, Таиф шәһәренә килеп җиттек. Монда ихрамга кердек, хаҗны ниятләп, оештыручылар кушкан җиргә килдек. Анда безне автобусларга утыртып, Хәрәм мәчетенә алып киттеләр.

— Хаҗда башка ил вәкилләре булдымы, кайсы илләрдән? Хаҗилар арасында хатын-кызлар бар идеме?

Ковид аркасында башкалар белән аралашу бик рөхсәт ителми

— 60 мең хаҗи, алар арасында 30-40 проценты хатын-кызлар диелде. Хаҗилар арасында карт кешеләр булмады, быел хаҗилар яше 65 яшь белән чикләнде.

Илләргә килгәндә, хаҗга бары Согуд Гарәбстанында яшәүче, эшләүче кешеләр генә кертелде. Алар арасында чит ил ватандашларына да күпмедер квота бирелде, без белгәннәрдән монда Мисыр, Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләреннән мөселманнар бар. Дустым Нияз хәтта Кытайдан килгән бер хаҗи белән дә сөйләшеп алды. Әйткәнемчә, ковид аркасында башкалар белән аралашу бик рөхсәт ителми, шуңа барысын да күреп, танып та булмый.

— Корбан чалу быел ничек оештырылган? Ит кая һәм ничек таратыла, бу хакта сораштырдыгызмы?

— Барысы да системга салынган. Хаҗга бронь ясаганда ук корбанга купон сатып алып була. Алдан ничә сарык, нинди төр булганын, үз исемеңне теркәп куясың. Корбанның үзен күрмибез дә, гает көнендә иртәнге 10га кадәр "сезнең корбаныгыз чалынды" дигән смс кына килде.

Мәнди ризыгы
Мәнди ризыгы

Шул ук гает көнендә безгә корбан итләреннән мәнди дип аталган ризык китерделәр, ул дөге белән иттән әзерләнә. Шулай итеп безгә дә корбан итен авыз итү мөмкинлеге бирелде, корбанның төп өлеше исә мохтаҗларга таратылды. Бу узган елларда да шулай оештырылды диләр.

— Соңгы елларда зәмзәм суын чикләнгән күләмдә генә алып була иде. Быел зәмзәм суын алу ничек оештырылган?

— Белгәнемчә, элек зәмзәм суын 20 литрлы шешәләрдә сата иделәр. Быел мондый нәрсә юк. Тик Согуд Гарәбстанында зәмзәм суын зур кибетләрдә гел саталар, теләгән кеше аны алып эчә ала. 5 литрлы шешә кибетләрдә 120 сум чамасы тора. Монда зәмзәм суын өйдә дә эчәбез.

Быел хаҗ кылучыларга зәмзәм суын шунда ук эчәр өчен кечкенә шешәләрдә тараттылар, һәм махсус кешеләр тора, алар зәмзәм суын стаканнарга салып бирә. Яхшы оештырылган.

— Хаҗда сезнең өчен иң авыры нәрсә булды? Һәм иң истә калганы, иң нык тәэсир иткәне – нәрсә?

— Әйткәнемчә, быел хәтта җәяү дә йөрергә туры килмәде, барысы да бик яхшы оештырылган. Шуңа хаҗ кылуда авырлыклар булды дип әйтә алмыйм. Барысы да бик җиңел булды, хәтта һава торышы да уңай иде, эссе булмады. Зарланырлык бер сәбәп юк.

Тәэсирләргә килгәндә, Хәрәм мәчетендә таваф кылу күңелгә тәэсир итте. Бу изге урыннарны үз күзең белән күрү, бернәрсәгә дә бүленмичә намазлар уку, догалар кылу, теләкләрне теләү – әйтеп бетергесез хис! Быел хаҗның бик җиңел узуы да Аллаһның нигъмәте дип күрәм.

Хаҗ кылучылар ял итә
Хаҗ кылучылар ял итә

— Шамил, Согуд Гарәбстанында яшәү турында да сөйләп китегезче. Татарстан белән чагыштырганда, нинди өстенлекле якларны әйтә аласыз?

— Һәр җирдә үзенең җайлы һәм җайсыз яклары бар инде. Мин яшәгән якларда бик эссе, температура 45-50 градуска кадәр җитә. Фарсы култыгы янында булгач, дымлылык та югары, үзеңне мунчада кебек хис итәсең. Кондиционерсыз яшәү бик авыр. Дәүләт хәтта көндез сәгать 11дән 3кә кадәр урамда эшләүне тыя. Фарсы култыгы суы да, бассейннарда да су нык кайнар.

Яшәү ягыннан Татарстан белән чагыштырып булмый, Татарстанда да хәзер хәләл ризык белән кытлык юк, теләгәнне сатып алып була. Ризык ягыннан монда сайлау мөмкинлеге генә зуррактыр анысы. Төрле-төрле милләт ризыклары бар, халык монда төрле урыннардан килеп эшли.

Яшәү дәрәҗәсе дә яхшы, монда да Татарстаннан нык аерыла дип әйтә алмыйм. Намаз уку ягыннан җайлы, бөтен җирдә мәчетләр, намаз уку бүлмәләре бар. Татарлар бер-берен белеп, аралашырга тырыша. Ислам дәүләтләрендә яшәүчеләр онлайн очрашулар булса да оештыра.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG