Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәлгать Таҗетдин: "Мәктәпләрдә рухи-әхлакый тәрбия дәресләре кертү мәсьәләсе карала"


Тәлгать Таҗетдин
Тәлгать Таҗетдин

Уфаның "Ләлә-Тюльпан" мәчетенә гает намазына килүчеләр быел пандемия сәбәпле азрак булды.

Тәлгать Таҗетдин уку йортларында рухи-әхлакый тәрбия дәресләре булдыру мәсьәләсе каралуын белдерде. Русия үзәк диния нәзарәте рәисе моны Уфаның "Ләлә-Тюльпан" мәчетендә Корбан гаете вәгазендә әйтте.

— Хәзер Федерация шурасында һәм хөкүмәт мәгариф оешмаларында илебезнең традицион диннәр руханилары белән берлектә мәктәпләрдә һәм илнең югары уку йортларында рухи-әхлакый тәрбия дәресләре кертү мәсьәләсе турында актив сөйләшүләр һәм эш бара, диде Таҗетдин.

Коронавирус пандемиясенә тукталып мөфти "бу Аллаһ сынавын шаукымга һәм өметсезлеккә бирелмичә, сәламәтлек саклау оешмалары кушкан бар нәрсәне үтәп узарга" чакырды.

Ләлә-Тюльпан мәчете ихатасында гает намазы
Ләлә-Тюльпан мәчете ихатасында гает намазы

Корбан гаете республиканың 600, шул исәптән Уфаның 21 мәчете һәм гыйбадәт йортларында узды. Алар пандемия сәбәпле, чикләүләр белән оештырылды, мәчет эченә 100дән артык кеше уздырылмады. Мәчет ихатасына битлексез кешеләр кертелмәде, тән температурасын үлчәп кенә үткәрделәр. Чара алдыннан яшьләре 65тән югары булган һәм хроник авыру кешеләргә мәчетләргә килмәскә тәкъдим ителде.

"Ләлә-Тюльпан" мәчетенә дә 100гә якын гына кеше кертелде, калганнар ихатага намазлыкларын җәеп урнашты. Ихатада да быел гает намазына басучылар узган еллардагыдан сизелерлек ким иде. Мәчет эчендә дә, ихатада да намаз укучыларга урнашу өчен метр ярым саен билгеләр куелган иде.

Корбан сарыгын алып китүчеләр
Корбан сарыгын алып китүчеләр

Башкортстанда соңгы елларда мәчет янында корбан чалу тыелган. Уфада, мәсәлән, ике махсус урын бүленгән. Аларның берсе – Уфа читендәге Зинино бистәсенең "Кәрван" сәүдә үзәге янында, икенчесе – Уфаның Төньяк автовокзалы артындагы мәйданда урнашкан. Бу корбан чалу урыннарында да быел халык башка еллардагыдан күпкә аз булды. Дөрес, узган елдан башлап корбанны онлайн чалдыру да оештырыла. Моның өчен интернеттагы kurban-online.ru сәхифәсенә кереп өйдән чыкмый гына чаласы малны сайларга, акча күчерергә кирәк. Шуннан соң үзәк хезмәткәрләре корбан итен өйгә үзләре китереп тапшыра.

Узган ел Уфада барлыгы 2000 тирәсе сарык корбанга чалынды, быел да шул чама булыр дип фаразлана. Иң арзан сарыкларны 7 мең сумга алырга мөмкин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG