Accessibility links

Кайнар хәбәр

Малиның вакытлы президентына намаз вакытында пычак белән һөҗүм иткәннәр


Ассими Гоита
Ассими Гоита

Һөҗүм итүче президентка пычак кадамакчы булган, ләкин ялгышып башка кешене яралаган.

Мали президенты Асиими Гоитага ил башкаласы Бамако мәчетендә Корбан гаете намазы вакытында коралланган ике кеше һөҗүм иткән. Бу хакта AFP хәбәр итә.

Вакыйга шаһитлары сөйләвенчә, һөҗүм итүче президентка пычак кадамакчы булган, ләкин ялгышып башка кешене яралаган. Гоита зыян күрмәгән.

Полковник Гоита 2020 елда Малида хәрби түнтәрелеш башында торды. 2020 елның августта хунта гамәлдәге президентны бәреп төшерде. Президент вазифаларына вакытлыча Ба Ндао башкара башлады. Соңрак Малиның Конституция мәхкәмәсе Гоитаны илнең вакытлы президенты дип игълан итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG