Accessibility links

Кайнар хәбәр

Активист Рамай Юлдашны экстремистик материал таратуда гаепләмәкчеләр


Рамай Юлдаш
Рамай Юлдаш

Аны ВКонтактеда Николай Левашовның "Замалчиваемая история России" фильмын урнаштырган өчен җавапка тартмакчы булалар

20 июль Мари Илендә яшәүче татар активисты Рамай Юлдашны прокуратурага чакырганнар. Аңа административ эш ачу турында карар тапшырылган. Эш 2011 елда ВКонтакте челтәрендә Николай Левашовның "Замалчиваемая история России" документаль фильмын үз сәхифәсенә саклап куйганы өчен ачылган. Бу турыда Рамай Юлдаш Азатлыкка үзе хәбәр итте.

2013 елда Левашовның шушы тарихи фильм экстремистик итеп танылган булган.

"2011 елда мин бу фильмны үз сәхифәмдә саклап калдырдым, чөнки мин аның белән профессиональ яктан кызыксындым, мин бит белемем буенча тарихчы-филолог. 2013 елда ул фильм экстремистик дип табылды, әмма YouTube-каналында ул һаман эленеп тора. Прокуратура кешеләре аны 17 майда карап теркәп куйганнар, хәзер менә эш ачарга җыеналар", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Активист фаразлавынча, хокук саклау оешмаларының аның белән кызыксынуы Рамайның Максим Шевченко җитәкләгән "Русиянең азатлык һәм гаделлек фиркасе"нең (РПСС) Русия думасына сайлауда региональ исемлегендә намзәт буларак раслануы белән бәйле. Думага ул Мари Иле, Чуашстан һәм Татарстан исеменнән тәкъдим ителә. Аның сүзләренчә, РПСС намзәтләренә башка төбәкләрдә дә басымнар күзәтелә.

"Минем электоратым бар. 1999 елда мин Казан шәһәренең Азино бистәсеннән сайлауга чыккан идем һәм тиешле дәрәҗәдә тавыш җыеп, икенче турга уздым. Бу соңгы ярты ел эчендә миңа карата ачылган өченче административ эш. Бу басым минем сәяси активлыгым белән бәйле", ди ул.

Аның сүзләренчә, әгәр бу эш ачылып мәхкәмәгә барып җитсә, ул сайлауларда катнаша алмаячак, яңа канунга ярашлы, аның намзәтен теркәмәячәкләр.

Әлеге маддә нигезендә аңа 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф, йә 15 тәүлек сак астына алу, яки мәҗбүри эш җәзасы каралган.

Элегрәк Рамай Юлдашны мәхкәмә 10 мең сум штрафка тарткан иде. Ул ВКонтакте челтәрендә бастырган язмасы өчен башкорт халкына каршы нәфрәт уятуда гәепләнде.

Рамай Юлдаш – татар активисты, Мари Илендәге татар мәдәнияте үзәге методисты, "Рәйхан" фольклор ансамбле артисты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG