Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда көчле яңгырдан су басып 12 кеше үлгән


Кытай
Кытай

Кытайның Хэнань төбәгендә 20 июльдә яңгыр коеп явып, метрога су тулган.

Кытайның Хэнань провинциясе башкаласы Чжэнчжоу шәһәрендә "мең елга бер була торган" яңгырлар яуган. Өч көндә явым-төшем бу төбәк өчен еллык норма күләмендә булган. Бу турыда "Синьхуа" яза.

Чжэнчжоу шәһәре метросын су басып, анда 12 кеше үлгән дип хәбәр ителә. Кешеләр күкрәктән су эчендә калган. 500 кешене коткарганнар диелә.

Су басу аркасында Хэнань төбәгендә елгалар ташып, автомобиль юллары ябылган, поездлар йөреше туктатылган, очкыч рейслары тоткарланган диелә.

120 миллион кешелек Чжэнчжоу шәһәреннән 100 мең кешене эвакуацияләгәннәр. 21 июль көнне дә яңгыр туктамас дип көтелә.

Соңгы көннәрдә планетаның төрле төбәкләрендә табигать казалары булып тора. Европада көчле яңгырлар сәбәпле Германия һәм Бельгиядә су басып, 200гә якын кеше һәлак булды. Якутиядә 1,5 һектар чамасы урман яна, АКШ һәм Канаданың 13 штатында шулай ук урманнарда янгын котыра.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG