Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Куштауда "чәй эчәргә" чакырган өчен активистны хөкем иткәннәр


Григорий Горовой
Григорий Горовой

Григорий Горовойга 40 сәгать мәҗбүри хезмәт җәзасы бирелгән.

Башкортстанда Ишембай шәһәре мәхкәмәсе активист Григорий Горовойны 40 сәгать мәҗбүри хезмәткә хөкем иткән. Горовойны җыеннар оештыру яки уздыру кагыйдәләрен кабаттан бозуда гаепле дип тапканнар. Майда активист Куштауда җыелып чәй эчү турында социаль челтәрдә чыккан хәбәр астына ул чарага килергә чакырып язма калдырган булган.

"Хәзер бездә хөкемдар урманда кайда чәй эчәргә ярый, кайда ярамагынан үзе хәл итә. Бу карарны шикаять итәсем килми, моның мәгънәсен күрмим" дигән Горовой "МБХ медиа"га.

Июньдә шушы ук чара белән бәйле рәвештә полиция Куштау активисты Фәрит Рәхмәтулловка да беркетмә язган иде. Аны килешенмәгән чара уздыруда гаепләделәр. Мәхкәмә Рәхмәтулловка 20 мең сум штраф җәзасы биргән.
Рәхмәтуллов әлеге чарага республиканың төрле төбәкләреннән 150ләп кеше килгәнен, анда Русия думасына сентябрьдә булачак сайлау турында фикер алышу булганын сөйләгән иде.

Узган елның августында Башкортстандагы "Сода ширкәте" Куштау шиханыннан чимал чыгарырга ниятләгәч, җирле активистлар моңа каршы чыкты. Тауда экология активистлары һәм БСК кешеләре арасында бәрелеш булды. Ахырда Башкортстан җитәкчесе Радий Хабиров Куштау эшкәртелмәячәк дип белдерде. Русиянең табигать һәм экология министрлыгы Куштауга төбәк әһмиятендәге аеруча саклана торган табигать җирлеге статусы бирде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG