Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патриарх Кирилл Казан Изге ана иконасы чиркәвен ачты


Патриарх Кирилл Казан Изге ана иконасы чиркәвен ачты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:31 0:00

Патриарх Кирилл Казан Изге ана иконасы чиркәвен ачты

Казанда Казан иконасы чиркәве ачылды. Ачылу тантанасына Мәскәүдән Урыс православ чиркәве патриархы Кирилл да килде. Тантанада шулай ук Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко да катнашты.

21 июльдә Казан Изге ана иконасы чиркәвен ачу уңаеннан тантаналы чаралар иртән тәре йөреше белән башланып китте. Православлар Благовещен чиркәвеннән башлап, Казан Кирмәнен урап узып Крестовоздвиженский чиркәвенә кадәр тәре йөреше уздырды.

Чиркәүне ачу йоласы башланыр алдыннан патриарх Кирилл һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл котлау сүзләре әйтте.

Патриарх чиркәүне төзүдә тырышканнары өчен Татарстанның элеккеге президенты Миңтимер Шәймиевне, хәзерге президенты Рөстәм Миңнехановны, алар белән бергә хезмәт куючыларны мактады. "Сезнең исемнәрегез Казан, Русия, Урыс православ чиркәве тарихына кертелде" диде Кирилл.

Татарстан митрополиты да Шәймиевкә рәхмәт сүзләре җиткереп, "шушы биш ел эчендә ул даими рәвештә һәм бик җентекләп бу чиркәүне төзүне карап торды" дип сөйләде. Шулай ук чиркәүне торгызырга карар иткән өчен Миңнехановка да рәхмәт әйтелде.

Риваятьләргә карый, Казан изге ана иконасы 1579 елда янып көл булган шәһәр харәбәләрендә табылган. Ул урында чиркәү салынган, 18нче гасырда бу чиркәү яңартыла, ул 1930нчы елларда совет хакимияте тарафыннан шарлатылган.
2000нче еллар башында Рим папасы Иоанн Павел II Казан изге ана иконасының Ватиканда сакланган күчермәсен Казанга кайтырырга теләк белдерә. 2015 елда Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясе белән беррәттән Казан изге ана иконасын саклау өчен храмны торгызырга дигән боерык чыгара. 2016 елның июлендә аның нигез ташын салуга шулай ук патриарх Кирилл килгән иде. Чиркәү төзелеше 2,7 миллиард сумга төшкән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG