Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәре йөреше өчен Казанның үзәк урамнары ике көнгә ябыла


Казанда тәре йөреше, 2019 елның июле

Рәсмиләр коронавирус йоктыручылар саны артуы турында белдерсә дә, тәре йөреше каршылыксыз оештырылачак.

21 июльдә Казанда Казан изге ана иконасы хөрмәтенә тәре йөреше узачак. Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итте. Түрәләр ике көн дәвамында шәһәр үзәге юлларын ябып торачак.

Правослау дине тарафдарлары Благовещен чиркәвеннән башлап, Казан Кирмәнен урап узып Крестовоздвиженский чиркәвенә кадәр тәре йөреше белән барачак. 20 июльдә кичке сәгать 8дән 21 июльдә көндезге 2гә кадәр Карл Маркс һәм Зур Кызыл урамнары арасыннан узучы Миславский урамы ябылачак. Шулай ук Казан түрәләре 11 урамны ярты көнгә ябып торачак.

Узган ел Казанда ике тәре йөреше дә уздырылмады. Моны коронавирус эпидемиясе таралу белән бәйләп аңлаттылар. Шул ук вакытта узган елның бу вакытында COVID-19 йоктыручылар саны бермә-бер азрак булган. 2020 елның 13 июлендә Татарстанда коронавирус 32 кешедә табылган булса, узган тәүлектә ул 51 кешедә ачыкланды.

17 июльдә Екатеринбургта узачак дип игълан ителгән Патша тәре йөрешен үткәрергә җирле түрәләр рөхсәт бирмәгән. Аңа карамастан, Русия правослау чиркәве йөрешкә барыбер чыгачакларын белдерде. Йөрештә Русия империясенең соңгы императоры Николай II гаиләсе үтерелүен искә алалар.

Казанда тәре йөреше елга берничә тапкыр уза. Татар җәмәгатьчелеге православларга тәре йөрешенә рөхсәт бирелеп тә, татарларга хәтер көнендә Кирмәнгә килеп Сөембикә манарасы янында дога кылырга рөхсәт булмавын гаделсезлек дип белдереп килә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (8)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG