Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан епархиясе Казан Мәрьям ана иконасы хөрмәтенә тәре йөрешен уздырмаячак


Казан кирмәненнән узучы тәре йөреше, 2019 ел
Казан кирмәненнән узучы тәре йөреше, 2019 ел

21 июльдә үтәргә тиешле чара коронавирус эпидемиясе сәбәпле узмый калачак.

Казан епархиясе Казан Изге мәрьям ана иконасы хөрмәтенә ел саен үткәрелә торган тәре йөрешеннән быел баш тарткан. Чара эпидемиология хәле яхшы булмау аркасында узмый калачак. Бу турыда Казан епархиясенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Төп бәйрәмебез – Казан Мәрьям ана иконасы табылу көне якынлашкач без санитар хакимият вәкилләре белән киңәштек. Безгә образның иңгән урынында тантаналы гыйбадәт белән чикләнергә туры киләчәк. Собор каршында гыйбадәт уздыру мөмкинлеге карала" диелә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан мөрәҗәгатендә.

Тәре йөреше урынына дога кылу гына узачак. Митрополит халыктан моны аңлау белән кабул итәргә, "трагедия ясамаска, кемнеңдер мәкерле гамәле дип кабул итмәскә" сорый.

Казанда тәре йөреше елга берничә тапкыр уза. 2019 елның 21 июлендә Казан изге ана иконасы табылуны искә алу хөрмәтенә Казан Кирмәнендәге Благовещен чиркәвеннән башлап, Казан Кирмәнен урап узып Крестовоздвиженский чиркәвенә кадәр тәре йөреше үткән иде. Татар җәмәгатьчелеге православларга тәре йөрешенә рөхсәт бирелеп тә, татарларга хәтер көнендә Кирмәнгә килеп Сөембикә манарасы янында дога кылырга рөхсәт булмавын гаделсезлек дип белдереп килә.

Коронавирус эпидемиясе сәбәпле, 26 июльгә күчерелгән "Үлемсез полк" йөреше дә булмаячак дип хәбәр ителде. Аның кайчан оештырылачагы әлегә билгеле түгел.

XS
SM
MD
LG