Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кизләүдә кырымтатарлар йортларында тентү уза


Кизләүдә тентү, 22 июль
Кизләүдә тентү, 22 июль

Тентү аталы-уллы Ибраһимовларда уза.

Кырымның Кизләү (Евпатория) шәһәрендә кырымтатарлар йортларында Русия "тикшерү гамәлләре" уздыра. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" берлеге активистлары "Крым.Реалии"га хәбәр иткән.

Активистлар мәгълүматынча, тентү 57 яшьлек Али Ибраһимов һәм аның 27 яшьлек улы Мустафа Ибраһимовта уза. Башка нечкәлекләре әлегә билгеле түгел.

Русия куәт оешмалары хәлгә аңлатма бирмәде.

Июль башында ФСБ Кырымда Өч яклы контакт төркемендә (ТКГ) Украина делегациясе башлыгы киңәшчесенең ата-аналарында тентү узыдыруы хәбәр ителгән иде.

Русия Кырымны 2014 елда аннексияләде. Мәскәү моны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый. Халыкара оешмалар Кырымны аннексияләүне канунсыз дип таныды. Көнбатыш илләре Русиягә каршы чикләүләр кертте. Аннексиядән соң ярымутрауда бәйсез журналистлар, активистлар, кырымтатар милли хәрәкәте, тыелган Кырымтатар халкы милли мәҗлесе әгъзалары һәм шулай ук Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән бәйләнештә торуда шикләнелгән мөселманнарның өйләрендә даими рәвештә тентүләр уза.

"Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый оешмасы юристларны, ватандаш журналистларны һәм активистларны берләштерә. Оешма 2016 елда кырымтатарларны сәяси маддәләр нигезендә кулга алуларга җавап буларак барлыкка килде. Гаепләнүчеләр үзләре бу җинаять эшләре сәяси сәбәпләр аркасында ачылган дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG