Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия сәламәтлек министрлыгы 29 миллион кеше коронавирус йоктырганын кире кага


Бәйсез журналистлар тикшеренүе ярдәмендә ачыкланган саннарда пневмония белән чирләүчеләр, вакцина кадатканнар һәм башка төр чирле кешеләр дә керә ди рәсмиләр.

Русия сәламәтлек министрлыгы "Медиазона", "Холод" һәм "Медуза" сайтлары ("Медуза" Русиядә "ят агент медиа" дип танылган) уздырган тикшеренү нәтиҗәләрен "фантазия гына" дип белдерде. Бәйсез журналистлар "Дәүләт хезмәтләре" порталында COVID-19 белән чирләү турында таныклык алучыларның санын карап, илдә 29 миллион кеше бу чирне йоктырган булырга мөмкин дип белдергән иде. Болай караганда, Русия яңа төр коронавирус йоктыручылар саны ягыннан дөньяда өченче ил булып тора.

Министрлык илдә коронавирус белән чирләүчеләрне теркәп баруын кире какмый, әмма ул исемлектә мондый авырулардан кала, пневмония белән чирләгән, вакцина ясаткан, һәм тагын башка категория кешеләр теркәлә дигән, нинди категория икәнен әйтеп тормаган. 21 июльгә бу исемлеккә 39 миллион очрак кергән.

Коронавирус белән чирләгән кешеләр "Дәүләт хезмәтләре" порталына бу турыда мәгълүмат керткәч, аларга уникаль сан бирелә. Министрлык бу сан теркәлүчеләр тәртибен аңлатмый, башка берничә факторны да исәпкә ала дип аңлаткан. Нинди факторлар икәне әйтелмәгән.

Русия хакимиятен коронавирус саннарын ялганлап күрсәтүдә гаепләүләр гел ишетелеп тора. Июньдә "Медиазона" 2020 елда илдә пневмония белән үлүчеләр 140 процентка арткан, ә "картлык сәбәпле" үлемнәр 20 процентка гына үскән дип санап чыгарган иде. Төбәкләр коронавирус үлемнәрен махсус рәвештә башка чирләрдән үлем дип теркәгәндер дип фаразлады басма.

2020 елда Русиядә көтелгәннән 400 меңгә якын күбрәк кеше үлгән, бу үлемнәрнең яртысыннан кимрәге генә пандемия белән аңлатылды. Кайбер төбәкләрдә үпкә авырулары сәбәпле үлемнәр берничә тапкыр арткан, бу төбәкләрдә гадәттәгедән артык үлемнәр саны да нык үскән. Ләкин бу үлемнәрнең коронавирустан булуы рәсми танылмый.

Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы саннарына карый, COVID-19 чирен илдә 6 миллион кеше йоктырган. 151,5 мең кеше бу чирдән үлгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG