Accessibility links

Медиа: COVID-19 белән чирләүчеләр саны рәсми саннардан 5 тапкыр аерыла


Журналистлар дәүләт хезмәтләре порталында коронавирус белән чирләп алган кешеләр санына игътибар иткән.

Русиядә коронавирус йоктырган кешеләр саны рәсми статистикада күрсәтелгәннән биш мәртәбә артыграк булырга мөмкин. Бу турыда "Медиазона", "Холод" һәм "Медуза" ("Медуза" Русиядә "ят агент медиа" дип танылган) басмалары журналистлары уртак тикшеренүе ярдәмендә белеп алган. Алар авыру очракларының Русия сәламәтлек саклау министрлыгында теркәлгән саны коронавируска каршы көрәш оператив штабы алып барган статистика белән нык аерылганын әйтә.

Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталында коронавирус белән чирләгән кешеләр теркәлеп бара, июль уртасына андый кешеләр саны 29 миллионнан артып киткән диелә. Димәк, Русия авыручылар саны белән дөньяда өченче урында бара. Ә оператив штаб бары алты миллион кешегә COVID-19 йоккан дип саный.

Русия хакимиятен коронавирус саннарын ялганлап күрсәтүдә гаепләүләр гел ишетелеп тора. Июньдә "Медиазона" 2020 елда илдә пневмония белән үлүчеләр 140 процентка арткан, ә "картлык сәбәпле" үлемнәр 20 процентка гына үскән дип санап чыгарган иде. Төбәкләр коронавирус үлемнәрен махсус рәвештә башка чирләрдән үлем дип теркәгәндер дип фаразлады басма.

Мартта социологлар Русия төбәкләрендә элеккеге еллар күрсәткечләреннән артып киткән үлемнәр санын карап та, коронавирустан үлүләрнең зур өлеше рәсми статистикага керми баруы мөмкин дип белдергән иде. Тикшеренүгә ярашлы, Татарстанда үлемнәр гадәттәге еллык саннарга караганда 27,1 проценка күбрәк булган. Бу сан белән республика илдә бишенче урынга чыккан. Пандемияле елда гадәттән артык үлемнәрнең иң зур күрсәткече Чечняда (+44,5 процент), Дагыстанда (+34 процент), Ингушетиядә (+29,1 процент) һәм Ямал-Ненец автоном бүлгесендә диелде.

Татарстанда үлемнәрнең күп булуын 9 мартта республика сәламәтлек саклау министрлыгы да таныган иде. 2020 елда Татарстанда коронавирус белән авырганнан соң өч айда җиде меңнән артык кеше үлгән. Үлемнең төп сәбәбе – кан әйләнеше авырулары.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG