Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәктәпләрендә икенче чит тел мәҗбүри укытылмаячак


Архив фотосы
Архив фотосы

Ата-аналар баланың икенче чит телне уку-укымавын үзләре хәл итәчәк.

Русия мәктәпләрендә икенче чит тел өйрәнү мәҗбүри булмаячак. Әлеге үзгәреш яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына (ФГОС) кертелә. Бу турыда Русия мәгариф министры Сергей Кравцов белдергән.

"Стандартка ярашлы, икенче мәҗбүри чит телне кертү мәктәп тарафыннан ата-аналарның фикерен исәпкә алып хәл ителә" дигән Кравцов.

Мәгариф министрлыгы әзерләгән башлангыч һәм төп гомуми белем бирү стандартларын Русия юстиция министрлыгы июль башында кабул иткән.
Анда икенче чит тел укучыларның һәм аларның ата-аналары гаризасы нигезендә һәм оешмада тиешле шартлар булган очракта укытыла диелгән.

Яңа ФГОС белән 2022 елда укый башларга тиешләр, ләкин ата-аналар риза булса, уку-укыту програмнары 2021 елда ук үзгәртелә ала диелә. Алдагы ФГОС 2010 елда кабул ителеп, анда балаларның икенче чит тел өйрәнергә тиешлеге әйтелгән иде.

2019 елда Мәгариф министрлыгы икенче чит тел турында аңлатма хаты чыгарган иде. Анда әйтелгәнчә, ФГОС бу фәнне мәҗбүри кертә, әмма мәктәп аңа ничә сәгать бирәсен үзе хәл итә ала.

Февральдә Татар ата-аналары төркеме Русия Иҗтимагый пулатына мөрәҗәгатендә төрек телен мәктәпләрдә икенче чит тел буларак сайлау мөмкинлеген булдырыр өчен, аны чит телләр исемлегенә кертүне сораган иде. "Әгәр Русиядә яшәүче халыкларның милләтенә карасак, төрки телле милләтләр вәкилләре гаять зур катлау тәшкил итә. Һәм төрек телен белү әлеге халыклар арасында үзара аңлашу һәм татулык коралы булып хезмәт итә алачак", дигән иде берләшмә вәкилләре.

Русиядә 2022 елдан чит телдән мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханы бирүне дә кертмәкче булган иделәр, әмма моңа Илкүләм ата-аналар комитеты каршы чыкты. Шуңа 2021 ел башында мәгариф министрлыгы бу фәнне БДИ өчен мәҗбүри фәннәр исемлегенә кертмәде, анда урыс теле һәм математика гына калды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG