Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда аерылышулар саны 62 процентка үскән


Казанда гаилә теркәү үзәге
Казанда гаилә теркәү үзәге

2021 ел башыннан Русиядә гаилә таркалу очраклары 44 процентка арткан. Моны пандемия белән бәйлиләр.

2021 елның беренче биш аенда Татарстанда 5,89 мең гаилә таркалган, бу узган елның шул ук вакыт аралыгына караганда 61,8 процентка күбрәк, дип санап чыгарган Finexpertiza. Никахлашулар саны исә бары 40 процентка гына арткан.

Гомумән, Русия күләмендә дә кешеләр ешрак аерылыша башлаган, мондый очраклар саны 44 процентка үскән һәм соңгы җиде елда рекордлы санга (251,9 мең) җиткән. Гаиләләр иң күп таркалган төбәкләр – Ингушетия (3,5 тапкыр үсеш), Чечня (2,7 тапкыр) һәм Дагыстан (2,1 тапкыр) булган.

Белгечләр фикеренчә, кешеләр пандемия вакытында аерылышуны рәсмиләштерүне кичектереп торган, ә инде хәзер загс хезмәтләре элеккечә эшли башлагач, алар аерылышырга керешкән.

Шул ук вакытта бер түбә астында изоляция шартларында яшәү дә гаиләләрдә ызгышлар тууга һәм аларның таркалуына китергәндер дип фаразлый белгечләр.

2020 ел март ахырында Татарстан Министрлар кабинеты карары белән коронавирус пандемиясе вакытында загсларда никахларны теркәү туктатылды. Бары туу һәм үлемнәрне теркәү генә башкарылачак диелде.

2015 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аерылышуларны катлауландыру тәкъдиме белән чыкты. "Тормышта барысы да була – аңлашылмаучанлыклар да, низаглар да, әмма юл куя, килешә белү мөһим. Аерылышу процедурасы ЗАГС һәм мәхкәмәдә күпкә катлаулы булырга тиеш, бу нисбәттән гамәлдәге системны үзгәртү инициативасы белән чыгарга телибез. Безнең өчен гаиләләрнең нык булуы мөһим" дип сөйләгән иде ул.

2016 елда Татарстан Дәүләт шурасы аерылышу процедурасын катлауландыру турындагы канун өлгесен тәкъдим иткән иде. Русия думасы әлеге канун өлгесен кире какты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG