Accessibility links

Кайнар хәбәр

24 июль Олимпиадада 9 татар спортчысы көч сынаячак


Мәликә Хәкимова
Мәликә Хәкимова

Ярышларны онлайн рәвештә карап була.

23 июльдә Япония башкаласы Токиода Җәйге Олимпия уеннары башлана. Ул 8 августка кадәр дәвам итәчәк. Азатлык татар-башкорт спортчылары катнашкан ярышларны күзәтеп бара.

24 июль Казан вакыты белән төнге 02:30да хатын-кызлар арасында пневматик мылтыктан 10 метрга ату буенча квалификацион ярышлар уза. Монда Русия данын Юлия Кәримова яклый. Финал иртәнге 04:30 да уза.

Төнге 03:00 тә шулай ук хатын-кызлар арасында шпагалы фехтование ярышлары башлана. Монда Мәликә Хакимова Үзбәкстан данын яклаячак.

Шул ук вакытта егетләр дә кылычлар белән фехтованиеда көч сынаячак. Русия данын монда Галимҗан Ибраһимовның оныкчыгы Камил Ибраһимов яклаячак.

Иртәнге 05:00тә һәм көндезге 11:00дә 91 кило авырлыкка кадәр ирләр арасында бокс ярышлары уза (1/8 финал). Бахрәйн данын татар егете Данис Латыйпов яклаячак.

Шулай ук иртәнге 05:00тә Чаллы егете Илнур Закарин өчен дә Олимпия уеннары башлана. Иртәгә ул велоспорт-шоссе ярышларында төркем белән бергә узыша.

Шул ук вакытта (05:00) кызлар арасында теннис ярышы башлана. Казан кызы Вероника Кудерметова парлы һәм индивидуаль ярышларда көчен сынаячак.

06:30да Себердә туып үскән татар егете Вадим Мөхәммәтьянов өчен дә ярышлар башлана. Ул пневматик мылтыктан 10 метрга ату буенча үз көчен сынаячак. 06:30да сайлау туры уза, 08:30дә – финал.

Кызлар арасында су полосы буенча беренче ярыш та 24 июльда башлана. Быел Русия токымында бер юлы ике татар кызы бар - Эльвина Кәримова белән Вероника Вахитова. Бүген алар Кытай җыелма командасы белән икенче турга чыгар өчен көрәшәләр. Ярышлар 12:20дә башлана.

2016 елда узган Олимпия уеннарында кызлар өченче урын алган иде. Быел да аларның җиңү ихтималы югары дип бәяләнә.

Иртәнге 05:10 кызлар арасында дзюдо буенча ярышлар башлана. Токио ярышларына запастагы уенчы буларак татар кызы Сабина Гыйләҗева килде. ул берәр спортчы авырса, йә яраланса гына чыгыш ясый алачак.

Токиода узган Олимпия уеннары быел тамашачысыз гына уза. Ярышларны онлайн рәвештә карап була.

Азатлык хәбәр иткәнчә анда 29 татар спортчысы катнаша. Алар Русия, АКШ, Австралия, Бәхрейн, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Украина данын яклыячак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG