Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпиадада Русия һәм башка илләр данын дистәләрчә татар яклый


Олимпиягә әзерләнүче Токио шәһәре

23 июльдә Япония башкаласы Токиода Җәйге Олимпия уеннары башлана. Ул 8 августка кадәр дәвам итәчәк. Азатлык бу уеннарда катнашучы татар спортчыларын барлады.

2018 елда Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә узган Кышкы Олимпия уеннарында Русия җыелма такымы ике генә алтын медаль ала алды. Аларның берсен фигуралы шуу остасы, татар кызы Алинә Заһитова яулады. Икенчесен хоккей такымы алды. Шулай итеп, индивидуаль беренчелектә килгән бердәнбер алтын медальне Русиягә татар кызы китерде.

Җомга көнне башланачак Олимпиадада да шактый татар катнаша. Русия җыелмасында 17 татар спортчысы бар, шуларның җидесе – Уфа татарлары. Моннан тыш, 11 татар башка илләр җыелмасында чыгыш ясаячак. Татарлар АКШ, Австралия, Бәхрейн, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Украина данын яклый. Алар кемнәр? Татар спортчыларының чыгышын кайчан һәм кайда карап була?

Камил Ибраһимов – кылычлар белән фехтование

Камил Ибраһимов 1993 елның 13 августында Мәскәүдә туган. Ике тапкыр Дөнья чемпионы (2016, 2019), ике тапкыр Европа чемпионы, күп тапкырлар Дөнья һәм Европа чемпионатларында призлы урыннар яулаган. Русиянең атказанган спорт мастеры.

cska.ru
cska.ru

Камил – татар әдәбияты классигы, әдәбият һәм тел галиме Галимҗан Ибраһимовның оныгының улы. Яшь спортчының исеме беренче тапкыр татар җәмәгатьчелегенә 2013 елда Казанда узган Универсиада вакытында билгеле булды. Ул вакытта Камил ике алтын медаль яулады.

Камилнең әти-әнисе дә шул ук төр спорт белән шөгыльләнә. Егетнең әтисе Әнвәр Ибраһимов 1988 елда Сеулда узган Олимпиадада катнашып, чемпион булган иде. Әнисе Ольга Величко – 1980нче еллар ахырында хатын-кызлар арасында дөньяда иң көчле фехтование остасы буларак танылды, ул да дөнья чемпионы. Бүгенге көндә Камил – ирләр кылыч ярышларында Русия җыелмасының иң титуллы спортчыларның берсе.

Камил үзенең татар булуын, күренекле татар әдибе нәселеннән икәнен белгертеп тора. Instagram-дагы сәхифәсендә ул Галимҗан Ибраһимовның фотосын куеп, "бабай һәм гаилә" дип язды.

"Спорт-Экспресс" газетына биргән интервьюсында Камил үзен татар дип атый. Кытайда турнирның оештырылуы ошыймы дигән сорауга ул: "Мин бит татар. Бөтенесе "үлә", ә миңа рәхәт кенә – ризыклар да, һава торышы да. Бөтенесе зарлана, ә мин зарланмыйм", дигән Камил.

Тимур Сафин – рапира белән фехтование

Тимур 1992 елның 4 августында Ташкентта дөньяга килгән. Соңрак ул гаиләсе белән Уфага күчкән. Алар әле дә Башкортстан башкаласында яши. Тимурның әнисе Гөлсинә Сафина тумышы белән Татарстанның Әлки районы Түбән Биктимер авылыннан.

Тимур Сафин
Тимур Сафин

Тимур Сафин рапирада такым белән ярышларда Олимпия чемпионы (2016), шәхси ярышларда Олимпиаданың бронзасына лаек булган, ул шулай ук дөнья һәм Европа чемпионатларында призлы урыннар иясе. Халыкара класслы Русия спорт мастеры.

Бу юлы Олимпиадага Тимур запастагы уенчы буларак бара.

Былтыр Олимпия чемпионы волонтер булып эшләде, онлайн рәвештә махсус өйрәнү узып, таныклык алды һәм Уфада картларга ярдәм итә, аларга азык-төлек, дарулар китерә, чүпләрен чыгара, башка вак үтенечләрен үти.

Аделина Заһидуллина – рапира белән фехтование

Аделина Заһидуллина
Аделина Заһидуллина

Аделина 1993 елның 13 гыйнварында Уфада туган. Такым беренчелегендә ике тапкыр дөнья (2016, 2019) һәм Европа чемпионы (2016, 2019), 2017 елда дөнья чемпионатының бронза бүләге иясе, шул ук елда Европа беренчелегендә көмеш алган. Русиянең атказанган спорт мастеры. Бүгенге көндә Аделина Русиянең хатын-кыз рапирачылар рейтингында икенче булып бара.

Илнур Закарин – велоспорт-шоссе

Илнур Закарин – Чаллы егете. 1989 елның 15 сентябрендә туган. Вакытка индивидуаль узышта ике тапкыр Русия чемпионы (2013, 2017). Русиядә ул Татарстан өчен чыгыш ясый.

Илнур Закарин
Илнур Закарин

Илнур 2016 елда Рио-де-Жанейрода узган Олимпия уеннарында да катнашырга тиеш иде, ләкин халыкара олимпия комитеты тыюы аркасында ул уеннарга кертелмәде. Соңрак, ярышларга бер көн кала, аңа чыгыш ясарга хокук бирелде, әмма ул бер көн эчендә Чаллыдан Риога барып җитә алмады.

Токиода ул велоспорт-шоссе ярышларында төркем белән бергә узышта катнашачак.

Ирек Ризаев – велоспорт-ВМХ (Bicycle Moto eXtreme)

Ирек Ризаев Казанда туып-үскән спортчы. Аңа хәзер 23 яшь. 2016, 2017 елларда велосипед спортының BMX-фристайл төрендә Русия чемпионы булды. BMX ярышларында катнашкан (2017) беренче Русия спортчысы.

Быел Олимпиадада ВМХ төрендә ярышлар беренче тапкыр уза. Ирек "фристайл" дисциплинасында ярышачак, анда катлаулы трюклар башкаруда ярышалар.

Ирек Ризаев 2016 елда "360 WHIP TO BAR TO OPO WHIP" дип аталган трюкны башкарган. Бу катлаулы бөтерчек вакытында спортчы велосипедының кысасын һәм рулен үзе тирәсендә әйләндереп чыгарып, тотып алырга тиеш.

2017 елда Ирек QUINT WHIP дигән трюкны ясый һәм дөнья рекордын куя. Ул велосипедын үз күчәрен тирәсендә биш тапкыр әйләндерә. Аңа кадәр дүрт әйләнеш ясаган спортчының рекордын 10 ел дәвамында беркем дә узып китә алмаган булган.

Гөлназ Хатунцева (Бадыкова) – велоспорт-трек

Гөлназ 1994 елның 21 апрелендә Башкортстанның Чакмагыш районы Яңа Балтач авылында туа. Күп мәртәбәләр Европа чемпионы. Русиянең халыкара класслы спорт мастеры. Мәскәү шәһәре һәм Тула өлкәсе өчен чыгыш ясый.

Кияүдә, Вероника исемле кыз үстерә. Кызы тугач Гөлназ спорттан бераз туктап тора, аннары 2020 елның җәендә кире һөнәри спортка кайта һәм Русия чемпионы исеменә лаек була.

Гөлназ социаль челтәрләрдә татарлыгы турында әйтеп килә. Instgram-да язмаларында ул иренең татар хатыны белән горурлануын әйткән. "Минем ирем татар хатыныннан да яхшы бүләк юк дип әйтә, бу миңа бик ошый", дигән Гөлназ.

Русиянең су полосы җыелмасында да ике татар кызы бар. 2016 елда узган Олимпия уеннарында кызлар өченче урын алган иде. Быел да аларның җиңү ихтималы югары дип бәяләнә.

Элвина Кәримова – су полосы

Элвина 1994 елның 25 мартында Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә туган. Халыкара дәрәҗә спорт мастеры. 2016 елда Риода узган Олимпиада вакытында өченче урын алып, бронза медаленә лаек булды. 2017 елда Дөнья чемпионы титулын яулады. 2013 елда спортчы кыз Казанда Универсиадада катнашып, алтын медаль яулады. Аны шулай ук Универсиаданың иң яхшы спортчысы дип тә таныдылар.

Былтыр Элвина Кәримова татар егетенә кияүгә чыкты, никахлары милли төстә узды.

Вероника Вахитова – су полосы

Вероника Вахитова 1998 елның 13 июнендә Мәскәүдә туган. 2015 елда Европа чемпионы булган. Спорт мастеры.

Верониканың әтисе татар, Мәскәү кешесе. Әнисе урыс милләтеннән, тумышы белән Ставрополье краеннан. Бу турыда спортчы Азатлыкка үзе сөйләде.

"Минем өчен бу беренче Олимпия уеннары, шуңа күрә мин бик бәхетле", дип өстәде спортчы кыз.

Юлия Кәримова – пневматик мылтыктан 10 метрга ату

Юлия Кәримова
Юлия Кәримова

Юлия Кәримова 1994 елның 22 апрелендә Удмуртиядә туган. Дөнья чемпионы (2018), атыш ярышында Русия чемпионы. Атказанган спорт мастеры. Кече калибрлы коралдан атуда Европа чемпионатында шәхси һәм такым белән ярышта ике бронза яулаган. 2018 ел дөнья чемпионатында ике медаль иясе була, шәхси ярышларда дөнья чемпионы, ә такым белән ярышта бронза яулый.

Минскида узган Европа уеннарында 2019 елда Сергей Каменский белән бергә 10 метрдан пневматик мылтыктан атып алтын медаль алганнар. Врцлавта Европа чемпионатында узган елның февралендә ике алтын медаль яулады.

Вадим Мөхәммәтҗанов – пневматик мылтыктан 10 метрга ату

Вадим 1995 елның 24 февралендә Ямал-Ненец автоном бүлгесенең Губкинский шәһәрендә туа.

Хорватиядә узган Европа чемпионатында Вадимның уңышлы чыгыш ясавы Русия такымына Олимпия лицензиясен алырга мөмкинлек бирде. Вадим 10 метр ераклыктан пневматик мылтыктан атуда икенче урынны яулады. Европа чемпионатында алган көмеш медаль – егетнең спорт карьерасында иң югары казанышы.

Зилә Батыршина – "скит" стендлы атуы

Зилә – Шәмәрдән кызы, аңа 22 яшь. Хәзерге вакытта ул Байлар Сабасында яши. Татарстан өчен чыгыш ясый. Атыш спорты мастеры. Европа чемпионы (2019), Европа чемпионаты көмеш медале иясе (2020), 2020 елда Дөнья беренчелеге җиңүчесе.

Стендлы атуның бер төре булган "скит" дисциплинасында Зилә иң яхшыларның берсе.

Гөлназ Гобәйдуллина – заманча бишле ярыш

Гөлназ 1992 елның 14 февралендә Яңа Уренгой шәһәрендә туа. Дөнья чемпионы (2017), дүрт тапкыр Русия чемпионы. Гөлназ үзе Мәскәүдә яши, әти-әнисе Уфада. Алар Гөлназга 10 яшь вакытта Яңа Уренгойдан Уфага күченеп кайткан.

Гөлназ алты яшеннән йөзү секциясенә йөри башлый. 13 яшендә ике төрле ярышта (двоеборье) катнаша башлый һәм беренче ярышында ук шәһәр күләмендә алтын медаль яулый. 2010 елгы җәйге яшүсмерләр Олимпия уеннарының бронза медале иясе.

Гөлназ Гобәйдуллина
Гөлназ Гобәйдуллина

Токиодагы уеннар Гөлназ өчен икенче Олимпиада булачак. 2016 елда Риодагы уеннарда ул бишле ярышта катнашып, 15нче урын алган иде. Әлеге ярыш эчендә йөзү төрендә ул рекорд куйды. 2017 елда Мисырда дөнья чемпионатында җиңде, соңгы 20 ел эчендә ул шәхси ярышларда дөнья беренчелегендә алтын медаль алган беренче русияле хатын-кыз булды. Заманча бишле ярыш халыкара берлеге (UIMP) Гөлназ Гобәйдуллинаны 2017 елның иң яхшы спортчысы дип таныды.

Биш төрле ярышта спортчылар конкур, ату, фехтование, йөгерү һәм йөзүдә ярыша.

Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Гөлназ әтием – башкорт, әнием – татар, мин исә үземне күбрәк татар итеп хис итәм, әти-әнием белән татарча аралашам, дип сөйләгән иде. Татарстанда шартлар тудырылса, Татарстан өчен дә чыгыш ясар идем, дип белдергән иде ул биш ел элек.

Гөлназ Гөбәйдуллина Русия җыелмасында иң чибәр спортчы санала.

Алсу Миназова – ишкәкле слалом "каяк"

Алсу 1998 елның 4 июлендә Башкортстанның Илеш авылында туган. Русия чемпионы.

Алсу – ишкәкле слалом Русия җыелма такымы җитәкчесе. Хатын-кызлар арасында көймәләрнең ялгыз каноэ һәм ялгыз байдарка классларында чыгыш ясый. Быелның дөнья кубогының беренче этабында ул дөньяның иң көчле каяк көймәсе спортчыларын узып, кызлар арасында каяк-кросс дисциплинасында алтын медаль яулый алды. Миназованың бу казанышы Русия өчен олимпия лицензиясе яулап алырга мөмкинлек биргән.

Ишкәкле сламом белән Алсу 2011 елда Уфада мавыга башлый. Соңгы елларда Гөлназ ярышларга Мәскәү өлкәсендә әзерләнә, Башкортстан һәм Мәскәү өлкәсе өчен чыгыш ясый.

Виктор Миңнебаев – суга сикерү

Виктор Миңнебаев 1991 елның 18 июлендә Мәскәү өлкәсенең Электросталь шәһәрендә туа. Күп тапкырлар дөнья чемпионатларында призлы урыннар яулаган, җиде тапкыр Европа чемпионы, күп тапкырлар Русия чемпионы булган.

Виктор Миңнебаев 10 метрлы биеклектән сикерә (индивидуаль һәм синхрон).

Викторның әтисе Эдуард Миңнебаев шулай ук профессиональ спортчы, Электросталь шәһәренең "Авангард" футбол такымында уйнаган.

Элвира Хәсәнова – спорт йөреше

Элвира 2000 елның 10 гыйнварында Удмуртиянең Можга шәһәрендә туган.

Элвира Русиядә иң яхшы хатын-кыз җиңел атлетика осталарыннан санала. 20 чакрымга йөрүдә Русия чемпионы.

Элвира спорт йөрүе белән нибары дүрт ел шөгыльләнә. Моңа кадәр җиде елын биатлонга багышлаган. Җиңел атлетикага күчүе көтелмәгәнчә булган. 2016 елда ул спорт атлавы ярышларында республика күләмендә уңышлы чыгыш ясый. Спорт мастерлыгына намзәт нормативлары тапшыра. Аңа бу спорт төрендә үзен сынап карарга тәкъдим итәләр. Бер елдан ук Элвира Сочида Русиянең кышкы беренчелегендә 18 яшькә кадәрле кызлар арасында 5 чакрым арага атлауда ярышып беренче урынны ала һәм Русия спорт мастеры нормативын үти.

Хәзерге вакытта Элвира Саранскида шөгыльләнә, чөнки Мордовиядәге спорт атлавы мәктәбе Русиядә иң көчлесе һәм дөньяда иң уңышлыларның берсе булып тора. "Минем хыялым – олимпия алтыны алу", ди кыз.

Вероника Кудерметова – теннис

Вероника Кудерметова 1997 елның 24 апрелендә Казанда туган. WTA рейтингында Русиянең беренче ракеткасы. Парлы уенда Зур шлем финалисткасы (Уимблдон-2021), WTAның өч турниры җиңүчесе (аларның берсе ялгыз уенда).

Верониканың әтисе Эдуард та профессиональ спортчы – Русия хоккей чемпионы.

Вероника төрле медиалар белән аралашканда үзенең татар тамырлары бар икәнен телгә ала.

Сабина Гыйләҗева – дзюдо

Сабина 1994 елның 30 сентябрендә Чиләбе өлкәсенең Катав-Ивановски шәһәрендә туган. 2021 елда Европа чемпионатының бронза иясе, 2016 елда Русия чемпионатының бронза бүләген яулаган. Спорт мастеры.

Катав-Ивановскида Сабина укыган спорт мәктәбендә аның рәсеме түрдә эленеп тора. Сабина дзюдога йөри башлаганын башта әти-әнисеннән яшергән. Әтиләре кызларын музыка һәм бию мәктәбенә биргән булган. Дзюдога килгәч, аңа пар да таба алмаганнар, чөнки шәһәрдә ул бу төр спорт белән мавыгып киткән беренче кыз бала була.

Сабина Токио ярышларына запастагы уенчы буларак килде. Алар берәр спортчы авырса, йә яраланса гына чыгыш ясый алачак.

Динә Әсфәндиярова – 10 метрга пневматик мылтыктан ату

Динә Әсфәндиярова 1976 елда Алматы шәһәрендә туган. Токио ярышларында ул Австралия данын яклаячак. Динә Олимпиадада дүртенче тапкыр катнаша. Моңарчы ул 2000, 2008 һәм 2012 еллар уеннарында чыгыш ясады. 2010 елда Дөнья чемпионы исеменә лаек булды.

2000 елда Казакъстан җыелмасы Сиднейда уңышсыз чыгыш ясаганнан соң, бу хәлдә Динәнең ире, ил такымының тренеры Анатолий Бабушкинны гаепләгәннәр. Шуннан соң Әсфәндиярова ире белән Мәскәүгә күченә һәм Русия өчен чыгыш ясый башлый. 2003 елда Бабушкинны мылтыктан атуда Австралия җыелмасының тренеры булырга чакыргач, алар Австралиягә күченгән.

Илдар Хафизов – грек-рим көрәше

АКШ такымында чыгыш ясый. Илдар 1988 елның 30 гыйнварында Ташкентта туган. 2014 елда Америкага күченеп киткән. 2017 елда 59 килограммга кадәр авырлык категориясендә АКШ чемпионы булган.

Бүгенге көндә Илдар Америка гаскәрендә хезмәт итә.

Данис Латыйпов – бокс

Данис 1990 елның 28 сентябрендә Башкортстанның Ишембай шәһәрендә туган. Башкортстанда яшәп, Олимпиадада Бахрейн исеменнән чыгыш ясаячак. Аңарчы берникадәр вакыт ул үзен Америкада профессионал бокста сынап караган булган.

Узган елны карантин вакытында Данис Латыйпов Ишембайда урамнарны күзәтеп йөрүчеләр төркеменә ихтыяри булып языла. Волонтерлар Ишембай урамнары буйлап йөреп, кешеләргә изоляция тәртибен саклау кирәклеге турында әйтеп йөргән.

Илфат Абдуллин – классик уктан ату

Илфат 1998 елның 9 гыйнварында Казакъстанның Талдыкорган шәһәрендә туа. Классик уктан атуда Казакъстан җыелмасы җитәкчесе.

Илфат Абдуллин
Илфат Абдуллин

Илфат Токиода индивидуаль һәм такым беренчелекләрендә чыгыш ясаячак. Илфат һәм аның такымы 20 елда беренче тапкыр Олимпиада лицензиясе алуга ирешкән. Соңгы тапкыр Казакъстан классик укчылар такымы 2000 елда Сидней олимпиадасында катнашкан булган.

Илфат Инстаграмында татар телендә язмалар да чыгара. Дәү әнисен яратуы турында ул туган телендә дә берничә сүз өстәгән.

Руслан Корбанов – фехтование

Руслан 1991 елның 17 сентябрендә Көнчыгыш Казакъстан өлкәсендә туган. Азия чемпионы (2017), Континенталь кубокларның күп тапкырлар чемпионы, Азия чемпионатында бронза бүләге иясе (2019).

Корбанов Токиода Казакъстан данын яклаучы бердәнбер фехтование остасы булачак. Ул шпагалар белән ярышта чыгыш ясый.

Закир Сафиуллин – бокс

Закир 1986 елның 11 ноябрендә Казакъстанның Төркестан өлкәсендә туа. Бүгенге көндә Шымкент шәһәрендә яши. 2013 елда Казакъстан чемпионы булган һәм Олимпиадада Казакъстан данын яклаячак.

Токиода ул 63 килограмга кадәр авырлыкта чыгыш ясаячак.

Ришат Хәйбуллин – кыяга үрмәләү

Ришат 1995 елның 21 сентябрендә Алматы шәһәрендә туа. Бүгенге көндә Чехиядә яши – Брно шәһәренең Техник университетында укый.

2019 елда күптөрле ярышта Дөнья чемпионатының бронза бүләген алган. Спорт төре буларак кыяга үрмәләү Олимпиадага беренче тапкыр керде. Һәм Казакъстан данын бу төр спортта татар егете яклаячак.

Ришатны ярышларга аның әтисе әзерли, ул да кыяга үрмәләү спорты белән шөгыльләнә, Казакъстанда танылган спортчы Ринат Хәйбуллин.


Илдар Әхмәдиев – җиңел атлетика

Илдар – универсаль атлет, ул төрле дистанцияләрдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Ул шулай ук озынлыкка сикерүне дә яхшы башкара. Токиода ул 100 метрга йөгерүдә Казакъстан исеменнән катнашачак.

Алисә Фәхретдинова – заманча бишле ярыш

Алисә 1990 елның 23 февралендә Мәскәү шәһәрендә туа. Халыкара класслы спорт мастеры. Күп тапкырлар Русия чемпионы, Европа чемпионаты көмеш бүләге иясе, 2009 елда яшүсмерләр арасында такымда Дөнья чемпионы, 2011 елда шәхси беренчелектә көмеш призеры. Эстафетада Дөнья чемпионатының бронза медале иясе.

2019 елдан бирле Үзбәкстан исеменнән чыгыш ясый. Үзбәкстанга аны Русиянең бишле ярыш федерациясе "бүләк иткән". Русия ягы Үзбәкстанда әлеге спорт төрен торгызуга ныклап тотынганнарын күреп, ярдәм итәргә булган. Үзбәкстан "күчкәннән" соң спортчы кыз Олимпиа уеннарында чыгыш ясау мөмкинлеге алган.

Алисәнең әти-әнисе тумышлары белән Татарстанның Буа районыннан. Әнисе Буа районының Бик-Үти авылыннан, әтисе Яңа Чәчкаптан. Бу турыда Алисә үзе Азатлыкка сөйләде. "Бәләкәй чагымда мин җәйләрен авылда уздыра идем, әмма хәзер бик сирәк кайтыла, чөнки күнегүләрем бик күп", диде ул.

Олимпия уеннарында Алисә беренче тапкыр катнаша. "Мин ул уеннарны бәйрәм көткән кебек көтәм", дип хисләре белән бүлеште спортчы кыз.

Мәликә Хәкимова – шпагалы фехтование

Мәликә Үзбәкстанда туган, хәзерге вакытта Ташкентта яши. Ул 1996 елның 24 гыйнварында Навои шәһәрендә дөньяга килгән. Күп тапкырлар Үзбәкстан республикасы чемпионы. Халыкара класслы спорт мастеры.

Мәликә Хәкимова
Мәликә Хәкимова

Мәликә - Үзбәкстанның хатын-кыз фехтование осталары арасында тарихта беренче мәртәбә Олимпия уеннарына рейтинг белән эләккән спортчы. Моңа кадәр бу уңышка үзбәк рапирчысы Рәфкать Рузиев кына ирешкән булган, ул 1996 елда Атланта Олимпиадасында чыгыш ясаган. Шунсы да кызык, Олимпиадага сайлап алу турының финал раунды Казанда узган. Хәкимованың беренче һәм аның белән хәзергә кадәр эшләүче тренеры да татар кешесе – Руслан Кодаев.

Ленур Темиров – грек-рим көрәше

Токиода олимпиа уеннарында Украина данын быел кырымтатары да яклаячак. Ленур Темиров 1990 елның 1 гыйнварында Үзбәкстанның Алмалык шәһәрендә туган. 1990нчы еллар башында аның әти-әнисе Кырымга кайта. Ленур – грек-рим көрәшендә Украинаның өч мәртәбә чемпионы, Дөнья һәм Европа чемпионатының бронза призеры (2019, 2020).

Спортчы грек-рим көрәшендә 60 килограмга кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясаячак.

Бу Темиров өчен икенче Олимпиада – 2012 елда ул Лондондагы Олимпиадада чыгыш ясаган иде. Ленур Темиров – кырымтатарлардан иң уңышлы спортчыларның берсе. Ленурның тренеры шулай ук кырымтатар Исмәт Сәлиева. Ул Кырымның Коз авылында яши.

Русиянең Олимпия җыелмасы тренерлары арасында да татарлар бар. Аларның берсе – Виктор Фәрхетдинов, ул Русиянең бокс җыелмасының баш тренеры. Фехтование спорт төрендә Русия спортчыларын Илдар Мәүлүтов һәм Руслан Насыйдуллин әзерли. Бокс тренеры – Айрат Богданов, кикбоксинг тренеры – Руслан Куштанов.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG