Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Русиядә сайлаулар алдыннан бәйсез медианы эзәрлекләүне хөкем итте


Жозеп Боррель
Жозеп Боррель

Брюссель Мәскәүне сивил җәмгыятькә һәм бәйсез матбугат чараларына каршы репрессияләрне туктатырга чакырды.

Европа берлеге Русия думасы сайлаулары алдыннан илдә оппозиция, хакимиятне тәнкыйтьләүчеләрне, медианы һәм сивил җәмгыять институтларын эзәрлекләүгә карата җитди борчылу белдерә. Бу хакта Европа дипломатиясе башлыгы Жозеп Боррель белдерүендә әйтелә.

Әлеге белдерү белән чыгуның сәбәбе - Русия хакимиятләренең Хокук һәм ачык сәясәт институтын, кайбер журналистларны "ят агент" дип, ә "Проект" басмасын теләнмәгән оешма дип тануы, шулай ук "Команда 29" адвокатлар һәм журналистлар берлегенә басым ясавы. "Команда 29" әлеге басымга түзә алмый эшчәнлеген тукатырга мәҗбүр булды.

Европа берлегендә Русиянең "ят агентлар" һәм "теләнмәгән оешмалар" турында кануннарын тәнкыйтьләп торуларын искә төшерде. Әлеге кануннар кешенең сүз ирегенә һәм җыеннар ирегенә хокукларын боза һәм Русиянең халыкара йөкләмәләренә каршы килә диелә.

Брюссель Мәскәүне сивил җәмгыятькә һәм бәйсез матбугат чараларына каршы репрессияләрне туктатырга чакырды.

  • 15 июльдә Русия юстиция министрлыгы тагын 8 журналистны "ят агент медиа" исемлегенә кертте. Болар – "Азатлык радиосы" рус редакциясе журналисты Елизавета Маетная, "Проект" медиасының баш мөхәррире Роман Баданин, шунда ук эшләүче журналистлар Ольга Чуракова, Юлия Лукьянова, Петр Маняхин, Мария Железнова, "Ачык медиа" баш мөхәррире Юлия Ярош һәм аның урынбасары Максим Гликин.
  • Шул ук көнне "ят агентлар" исемлегенә "Хокук һәм ачык сәясәт институты" да кертелде. 1993 елда төзелгән әлеге оешма, аерым алганда, русияләргә Русия Конституция мәхкәмәсенә һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать язарга ярдәм итә иде.
  • Моннан тыш, Русия баш прокуратурасы "Проект" сайтының юридик затын – "Проект Медиа"ны (Project Media, Inc., Америкада теркәлгән хөкүмәттән тыш оешма) "теләнмәгән оешма" дип таныды."
  • 18 июльдә "Команда 29" хокук яклау оешмасы эшчәнлеген туктату турында игълан итте. Аның бөтен медиапроектлары һәм архивы якын арада бетереләчәк. Элегрәк Роскомнадзор Баш прокуратура таләбе белән "Команда 29"ның сайтын томалады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG