Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роспотребнадзор "Рубин" ярышына тамашачы кертми, халыкара KazanSummit-ка рөхсәт бирә


Рәсмиләр сүзләренчә, хәзер республикада коронавирус белән 3,5 мең кеше хастаханәдә авырып ята.

Роспотребнадзор 24 июльгә планлаштырылган "Рубин" -"Спартак" футбол матчына тамашачылар кертергә теләми. Бу хакта Роспотребнадзорның республикадагы идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина матбугат очрашуында белдерде.

Узган чемпионатта трибуналарны 70 процентка тутырырга рөхсәт ителде. Хәзер Роспотребнадзор җанатарларны чикләүне сорап, Татарстан хөкүмәтенә үз тәкъдимнәрен юллаган. Стадионда җанатарларны, футболчыларны һәм барлык хезмәткәрләрне кертеп, кеше саны 500дән артмаска диелә. Русия премьер-лигасының беренче тур ярышы Казанның "Рубин" һәм Мәскәүнең "Спартак" такымнары арасында "Ак барс Арена"да 24 июльдә узачак. Баштарак стадионны 30 процентка тутырырга ярый диелгән иде.

Шул ук вакытта июль ахырында узачак "Русия - ислам дөньясы KazanSammit 2021" халыкара икътисади чарасын уздыруга рөхсәт бар. Бирегә 48 илдән һәм 25 төбәктән вәкилләр килергә җыена. 32 дипломатик миссия һәм 250 VIP-кунак көтелә. Аның пленар утырышы 29 июльдә Казан Экспо күргәзмәләр залында булачак. Авдонина форумда социаль дистанция сакланачак, делегатлардан ПЦР-тест нәтиҗәләре яки вакцина сертификатлары соралачак диде. Шунда ук ашыгыч тест ясау мөмкинлекләре дә каралган.

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны арта. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, хәзер республикада 3562 кеше хастаханәдә авырый. Коронавирус белән авыручылар өчен барлыгы 48 хастаханәдә ковид бүлекләр эшли. Алар 4335 ятак белән тәэмин ителгән.

Узган тәүлектә Татарстанда 51 кеше коронавирус йоктырган. Пандемия башланганнан бирле 23 516 очрак ачыкланган. Шуларның 32сендә британ штаммы, 49 очракта һинд штаммы табылган. Бүгенгә республикада 757 мең кеше вакцина ясаткан. Икенче дозаны 524 мең кеше алган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG