Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйлметдинов: паспортта милләтне күрсәтү мәсьәләсендә карар әлегә юк


Паспортта Татарстан кушымтасы "ниндидер амбицияләрдән түгел", бары тик исем-фамилиянең туган телдә башкача язуына бәйле, дип саный депутат.

Русия паспортларына кешенең милләтен язу мәсьәләсендә әлегә бернинди карар юк, сөйләшүләр дәвам итә. Моның хакта Татарстаннан сайланган Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов "Говорит Москва" радиосына белдерде.

"Без бу мәсьәләне комитетта даими сөйләшеп килдек. Әлегә карар юк. Моны хуплаучылар бар", диде ул. Гыйлметдинов фикеренчә, азсанлы асаба халыкларының моңа ихтыяҗы бар, чөнки аларга "дәүләт тарафыннан вәгъдә ителгән өстенлекләр тиешле", моның өчен бу халык вәкилләренә милләтен белдергән документ кирәк.

Шул ук вакытта, паспортта Татарстан кушымтасы булуын депутат "ниндидер амбицияләрдән түгел", бары тик исем-фамилиянең туган телдә башкача язуына бәйле дип саный. "Кешенең туган телендә исем һәм фамилия башкача языла, алар ата-бабалар белән бәйле, шуңа күрә мондый мөмкинлек бар", диде ул.

Вакыт узуы белән кәгазь рәвешендә паспортлар юкка чыгарга, аларны электрон документлар алыштырырга мөмкин, бу очракта да милләтне күрсәтү мөмкинлеген саклап була, дип саный Илдар Гыйлметдинов. "Кешенең теге яки бу халыкка бәйлелеген күрсәтәсе килә икән, татар телендәге кушымта мисалында бу ярый торгандыр, бу ата-бабалар белән бәйлелек", ди ул.

Соңгы елларда Русиядә паспортка "милләт" турында мәгълүматны кайтару турында бәхәс бара. Советлар берлегендә паспортта һәм башка документларда милләтне күрсәтү мәҗбүри иде. Әлеге мәгълүмат баланың ата-анасы милләтенә карап языла иде.

Татарстанда теләгән кешеләр паспортын Татарстан кушымтасы белән ясата ала. Активист Ләйлә Лерон-Бахмутова күптән түгел Азатлыка моның авыр булмаганын сөйләгән иде. Ә менә Башкортстан белән Якутиядә "милли" кушымталарны бирү бөтенләй туктатылганы ачыкланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG