Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Путинны куарга" барган шаман Габшевны мәҗбүри дәвалауга хөкем иткәннәр


Александр Габышев Якутиядә психдиспансерда
Александр Габышев Якутиядә психдиспансерда

Адвокатлары "дәвалау" 2-3 елга сузылырга мөмкин дип белдерә. 

Якутски шәһәр мәхкәмәсе "Путинны куарга" Мәскәүгә сәфәрләре белән танылган шаман Александр Габышевны мәҗбүри дәвалауга хөкем иткән. Хөкем карары "тәртип саклау органы хезмәткәрләренә көч куллану" һәм "экстремистлык" маддәләре белән ачылган җинаять эше нигезендә чыгарылган. Бу турыда Сибирь.Реалиигә адвокат Алексей Прянишников әйткән.

Адвокат сүзләренчә, мәҗбүри дәвалауның күпме вакыт барасы әле билгеле түгел. Габышевны "интенсив күзәтү"дә тотачаклар диелә. Адвокат әлеге мәхкәмә карарын шикаять итәчәкләрен белдергән. "Мәҗбүри дәвалау билгеләнгән кешеләр гадәттә хастаханәдә 2,3-3 елдан да ким тотылмый. Безнең очракта ничек булыр, әйтә алмыйм, әмма элекке эшләр күрсәткәнчә, нәкъ менә шундый вакытка җибәрелә" дигән адвокат.

Мәхкәмә карары көченә кергәнче, Габышев сак астында калачак.

2019 елда якут шаманы Александр Габышевның "Путинны куу ырымы" уздыру өчен Мәскәүгә юл алганы билгеле булды. 19 сентябрьдә аны спецназ кулланып Бурятия һәм Иркутски өлкәләре чигендә кулга алдылар. Аңа карата экстемистлыкка чакыру маддәсе нигезендә эш ачылды. Шаманны читкә китмәү шарты белән иректә калдырдылар.

Тикшерү соравы белән уздырылган психология-психиатрия экспертизасы Габышевны үз акылында түгел дип таныды.

Габышевка карата җинять эше эпидемия вакытында туктатылып торды. Ул июньдә үзенең сәфәрен яңадан башлаячагын әйткән иде. 2020 елның 12 маенда Габышевның өенә ОМОН бәреп кереп, аны психоневрология диспансерына алып китте. 12-29 май айларында Габышев Якутскидагы психоневрология диспансерына куелды, ул анда "үз ихтыяры белән дәвалану ала" диелде.

30 майда Якутскидагы психоневрология диспансеры Габышевны "үзе һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыручы" дип таныды, һәм шушы бәяләмә нигезендә мәхкәмә шаманны психоневрология диспансерына бикләргә дигән карар чыгарды.

Июльдә Габышев мәхкәмә утырышы вакытында хәле начарайганын әйткән иде. Ул хәлсезлеккә, баш әйләнү, йокы килүгә зарланды, мәҗбүриләп эчерелә торган даруларның күбәюен әйтте. Шаманның туганнары прокуратурага һәм Якутия сәламәтлек саклау министрлыгына аның сәламәтлеге начараю турында шикаять язса да, формаль җаваплар гына алган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG