Accessibility links

Токио Олимпиадасында Виктор Миңнебаев бронза медаль алды


Шул ук вакытта, татар спортчыларының җидесе өчен быелгы Олимпиада тәмамланды.

Русия өчен чыгыш ясаган Виктор Миңнебаев Токиодагы Олимпиадада өченче урын алды. Ул Александр Бондарь белән бергә 10 метр биеклектән суга синхрон сикереп, 439,92 балл җыйды.

Беренче урынга Британиядән Томас Дэйли белән Ли Матти чыкты. Икенче урында Кытай спортчылары.

Виктор Миңнебаев 1991 елның 18 июлендә Мәскәү өлкәсенең Электросталь шәһәрендә туган. Күп тапкырлар дөнья чемпионатларында призлы урыннар яулаган, җиде тапкыр Европа чемпионы, күп тапкырлар Русия чемпионы булган. Виктор Миңнебаев 10 метрлы биеклектән сикерү (индивидуаль һәм синхрон төрләрдә) ярышларында катнаша.

Викторның әтисе Эдуард Гали улы Миңнебаев шулай ук профессиональ спортчы, Электросталь шәһәренең "Авангард" футбол такымында уйнаган.

Азатлык элек язганча, быелгы җәйге Олимпиа уеннарында Токиода 29 татар спортчысы катнаша, алар Русия һәм башка илләр исеменнән чыгыш ясый. Шул ук вакытта, татар спортчыларының алтысы өчен быелгы Олимпиада тәмамланды.

Вадим Мөхәммәтҗанов (Русия) пневматик мылтыктан 10 метрга атышта 23нче урынга калып, финалга уза алмады. Динә Әсфәндиярова (Австралия) да 10 метрга пневматик мылтыктан атышта квалификация ярышларын уза алмады. Бәхрейн данын яклаган Данис Латыйпов (бокс) беренче алышта ук җиңелеп, медальләр өчен көрәштән төшеп калды.

Казакъстаннан Руслан Корбанов һәм Үзбәкстаннан Мәликә Хәкимова да фехтованиеда ярышып финалга уза алмады.

Бүген Татарстан кызы Зилә Батыршина "скит" стендлы ату ярышында 15нче урынга чыкты һәм медальсез калды.

Токиода җәйге Олимпиаданың дүртенче көненә Русиянең барлыгы 8 медале бар, шуларның берсе алтын, дүртесе көмеш һәм өчесе бронза. Русия такымнар арасында җиденче урында бара. Беренче урында 15 медаль белән Кытай, икенче – АКШ (13), өченче урында - Япония (8).

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG