Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшеренү: Русиядә һепатит С белән авыручыларның 99 проценты дәвалау алмый


Төрле исәпләүләргә карый, Русиядә бүген 2,3 миллионнан алып 4,5 миллионга кадәр кеше хроник төстә һепатит С белән чирли.

Русиядә һепатит С белән чирләүчеләрнең 0,5 проценты гына тиешле дәвалау ала, дип исәпләп чыгарган Дәвалауга әзерлек коалициясе (ITPCru) экспертлары. Алар китергән саннар белән РБК танышкан.

Бүгенге көндә Русиядә бу төр һепатит белән даими рәвештә 2,3 миллионнан алып 4,5 миллионга кадәр кеше чирли диелә. Әлеге сан төрле чыганаклардан алынган мәгълүматка нигезләнеп китерелә.

Экспертлар һепатит С дәвалау өчен алынган дарулар күләмен авыручылар саны белән чагыштырып, дәвалану бик аз кешегә генә эләгә, дип белдерә.

2020 елда 20,3 мең кешегә дарулар алынган. Бу узган елга караганда 28 процентка күбрәк, диелә. Бу төр даруларга хакимият 7,3 млрд сум акча тоткан.

Һепатит С белән авыручылар даруларны мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) кысаларында федераль һәм төбәк бюджетыннан алырга тиеш. Ләкин финанслау җитешмәве һәм даруларның кыйбатлы булуы аркасында тиешле санда кеше дәвалана алмый диелә.

Русиядә вируслы һепатит белән авыручыларның дәүләт регистры бар, әмма төбәкләрнең ул регистрга авыруларны теркәп куюын мәҗбүри итә торган канун юк, дигән Русия сәламәтлек саклау министрлыгының инфекцияле авырулар баш штаттан тыш белгече Владимир Чулпанов. Авыруларның төгәл саны булмагач, аларга дару да кирәкле күләмдә сатып алынмый. Русия сәламәтлек саклау министрлыгы ВИЧ һәм Һепатит С берьюлы булган очраклар өчен генә дару ала, ә калган очраклар төбәкләр казнасыннан дәвалана, төбәкләрнең бу даруларны сатып алырга акчасы җитми, дип аңлаткан белгеч.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG