Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татфондбанк җитәкчесе Роберт Мусин мәхкәмәдә соңгы сүзен әйтте


Роберт Мусин мәхкәмәдә
Роберт Мусин мәхкәмәдә

Мусин банкны алдан корылган ният белән бөлгенлеккә чыгаруын кире кага.

Татфондбанк идарәсенең элеккеге рәисе Роберт Мусин мәхкәмә барышында соңгы сүзе белән чыгыш ясады. Чыгышында ул кылган гамәлләре һәм аларның сәбәпләрен аңлавын әйтте. Тик банкны алдан ният корып бөлгенлеккә төшерүдә гаепләүләрне ул кискен кире какты.

Шул ук вакытта Мусин үзенә карата белдерелгән гаепләүләрне квалификацияләүдә ялгышлыклар күп дигән. Мәсәлән, гаепләүдә тасвирланган очракларның берничәсендә ул кылган гамәлнең сәбәбе белән максаты бер-берсенә каршы килә, дигән Мусин. Банкның бөлгенлеккә чыгуын теләп, аның финанс хәлен яшерүдә гаепләү дөрес түгел, дигән ул. "Минем бөтенләй төрле эчтәлектәге, төрле вакытта эшләнгән һәм төрле максатны күздә тоткан гамәлләрем бергә җыеп, "вәкаләтләрне явызларча куллану" дигән уртак бер гаепләүгә берләштерелгән" дип зарланды тоткын.

Май ахырында мәхкәмәдә дәүләт гаепләүчесе Роберт Мусинга 14 ел 9 ай колония җәзасы сораган иде. Аңа каршы "вәкаләтләрне арттырып куллану" маддәсе белән җинаять эше ачылды, ул алты шундый гамәл кылган диелде.

Прокурорлар шулай ук Мусинны дәүләт бүләкләреннән мәхрүм итүне дә сораган иде. Моннан тыш, 47,4 миллиард сумлык зыянны каплау таләбе дә нигезле һәм канәгатьләндерергә тиешле дип табылган.

  • 2016 елның 13 декабрендә Татфондбанк үзенең бүлекчәләрен ябып, акча бирүне туктатты.
  • 2017 елның 3 мартында Русия Үзәк банкы Татфондбанк, Интехбанк һәм Анкор Банкның лицензияләрен алды.
  • Шул ук көнне Татфондбанк идарәсе рәисе Роберт Мусинга карата җинаять эше ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG