Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роберт Мусинга 14 ел 9 ай колония җәзасы соралды


Роберт Мусин мәхкәмәдә
Роберт Мусин мәхкәмәдә

Прокуратура Татфондбанкның элекке җитәкчесе Роберт Мусинны гомуми тәрипле колониягә җибәрү тиеш дип саный.

Казанда Татфондбанкның элекке җитәкчесе Роберт Мусин мәхкәмәсендә ул гаепләнгән барлык маддәләре нигезендә барлыгы 14 ел 9 ай ирегеннән мәхрүм итү җәзасы соралган.

Дәүләт гаепләүчеләре Руслан Губаев һәм Динар Чуркин утырыш барышында прокуратура Мусинның гаебе исбатланган дип саный дип белдергән. Ул җәзаны гомуми тәртипле колониядә үтәргә тиеш диелә.

Прокурорлар шулай ук Мусинны дәүләт бүләкләреннән мәхрүм итүне дә сораган. Моннан тыш, 47,4 миллиард сумлык зыянны каплау таләбе дә нигезле һәм канәгатьләндерергә тиешле дип табылган.

Роберт Мусин вәкаләтләрен арттырып куллану маддәсе нигезендә хөкем ителә. Аңа каршы ачылган җинаять эшендә алты шундый гамәл мисалы китерелә.

Бөлгенлеккә төшкән "Татфондбанк"ның элеккеге җитәкчесе Роберт Мусин эшен мәхкәмә 2019 елның 14 августында карый башлады. Мусинга Русия Җинаять кодексының 201нче маддәсе (вәкаләтләрен арттырып куллану) нигезендә гаепләү белдерелде. Ул китергән зыян 53 миллиард сумга җитә диелде.

22 февральдә Мәскәүдә "Татфондбанк" һәм "Тимер-банк"ның элекке топ-менеджерлары кулга алынды.

2016 елның 13 декабрендә Татфондбанк үзенең бүлекчәләрен ябып, акча бирүне туктатты.

2017 елның 3 мартында Русия Үзәк банкы Татфондбанк, Интехбанк һәм Анкор Банкның лицензияләрен алды.

Шул ук көнне Татфондбанк идарәсе рәисе Роберт Мусинга карата җинаять эше ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG