Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Татфондбанк" һәм "Тимер-банк"ның элекке топ-менеджерлары кулга алынды


Бу банкларның җитәкчелегенә бәйле дистәләрчә тентү узган.

Мәскәүдә "Татфондбанк" идарәсе рәисенең элекке беренче урынбасары Рамил Насыйров һәм "Тимер-банк"ның элеккеге идарә рәисе Айрат Камалов кулга алынган дип хәбәр итә Татарстан медиалары.

Тоткарлау эчке эшләр министрлыгының баш тикшерү идарәсе соравы нигезендә булган. Насыйров һәм Камаловны тоткарлап, Мәскәүгә китергәннәр.

Казанда ике банкның да җитәкчелегенә бәйле дистәләрчә тентү узган.

Финанс хәлләре тотрыксыз булу сәбәпле, Русия Үзәк банкы 2016 елның 15 декабрендә "Татфондбанк"та, 23 декабрьдә аның партнеры "Интехбанк"та вакытлы идарә урнаштырды. 2017 елның 3 мартында Үзәк банк әлеге банкларның лицензиясен алу турында белдерде. Татарстанның Арбитраж мәхкәмәсе банкларны банкрот дип таныды.

2017 елның февралендә Русия Үзәк банкы "Татфондбанк" белән бер төркемгә керүче "Тимер банк"та тышкы идарә кертте.

"Татфондбанк"ның элеккеге җитәкчесе Роберт Мусин вәкаләтләрен арттырып куллану маддәсе нигезендә мәхкәмә каршына басты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG