Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владикавказда коронавирус чикләүләренә каршы митингта катнашкан биш кеше бишәр елга төрмәгә хөкем ителде


Владикавказ, 2020 елның 20 апреле
Владикавказ, 2020 елның 20 апреле

2020 елның язында Владикавказ халкы чикләүләр аркасында эшсез калучыларга ярдәм таләп итеп урамнарга чыккан иде. Полиция белән бәрелеш булды.

Дондагы Ростовта мәхкәмә Төньяк Осетиянең биш кешесенә коронавирус чикләүләренә каршы митинг өчен реаль төрмә җәзасы бирде. Урам чарасы 2020 елның язында Владикавказда булган иде.

Аслан Гасиев һәм Заза Царитов гаепләрен тулысынча таныган, аларга мәхкәмә биш ел төрмә хөкеме чыгарган. Тагын өч кеше - Артур Бугулов, Магомед Кадыров һәм Давид Окруашвили гаепләрен танудан баш тарткан, митинг булган урынга очраклы гына килеп эләктем, кешеләр ташкыны мине ияртеп алып китте дип сөйләгәннәр. Бу кешеләргә мәхкәмә җәза вакытын арттырып, биш ел өч айдан алып биш ел алты айга кадәр төрмә хөкеме чыгарган.

2020 елның 20 апрелендә Владикавказ үзәгендә Азатлык мәйданына ике мең ярым чамасы кеше митингка чыкты. Халык коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән изоляция тәртибенә каршы күтәрелде. Алар чикләүләр сәбәпле эшләрен югалтканнарга дәүләт ярдәмен таләп итте. Төньяк Осетия хөкүмәте вазифасыннан китәргә тиеш дигән таләпләр дә яңгырады.

Митингны полиция куып таратты, моңа җавап итеп халык аларга ташлар ыргытты. 69 кеше тоткарланды, 17 полиция хезмәткәре зыян күрде дип хәбәр ителгән иде.

Шушы ук эш нигезендә гаепләнүче тагын биш кешегә 28 июльдә хөкем карары чыгарылачак, дип хәбәр итә Коммерсант.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG