Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талия Миңнуллина: "Ислам илләреннән Татарстанга иң күп инвестицияне Төркия кертә"


Алабуга махсус икътисади зонасы
Алабуга махсус икътисади зонасы

Татарстан икътисадына төрек инвесторлары 2 млрд доллар керткән. Шул ук вакытта республика инвестицияләрендә Көнбатыш илләре өстенлек итә.

Татарстанда ислам илләре арасында иң күп инвестицияне Төркия кертә. Бу хакта бүген Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында белдерде. Аның сүзләренчә, бүген Татарстан 79 ил белән хезмәттәшлек итә.

"Безнең Казакъстан, Үзбәкстан, Төркия белән сәүдә арта. Чит илләр арасында иң күп инвестиция Төркиядән килә. Бу саммит нәтиҗәсе генә түгел, бу системлы алып барылган эш. Татарстан президенты Төркиягә ел йөри, шәхси элемтәләр бар. Элек төрекләр Алабугага керәләр иде, хәзер Түбән Камага баралар, Казанда отель ачтылар һәм девелопмент юнәлешен үстерергә телиләр, Чаллыда эшлиләр. KazanSummit моңа зур өлеш кертә. Бүгенгә төрек инвесторлары Татарстан икътисадына 2 млрд доллар акча кертте", диде Миңнуллина.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, Татарстан көнбатыш илләренә караганда, ислам илләре белән тыгызрак эшли дип әйтеп булмый. "Без көнбатыш илләре, Америка, Кытай белән күп еллык элемтә урнаштырырга тырышабыз. Татарстан – ул күп милләтле, күп динле республика. Безнең инвестиция һәм сәүдә диверсификацияләнгән булырга тиеш. Әйе, кайбер проектлар ислам илләре белән яхшырак килеп чыга, кайберләрен көнбатыш илләре яхшы алып бара. Җитештерү сәнәгатен алсак, бу юнәлештә ислам илләре беренче урында бара, ул 60% проценты алып тора. Шулай ук авыл хуҗалыгы, девелопмент үсештә", диде ул.

Ислам финанслары юнәлеше әлегә әкрен бара. Талия Миңнуллина аңлатканча, бу Русия кануннарының ислам финансларын танымавы белән бәйле.

KazanSummit 2021 халыкара икътисадый саммиты 28-30 июльдә узачак. Анда 90 эшлекле очрашу булачак. Форум вакытында беренче хәләл маркетплейс тәкъдим ителәчәк. Шул ук вакытта KazanSummit икътисадый яктан үзен акламый ди Миңнуллина. Моның өчен Татарстан бюджетында 12 млн сум акча салынган. Бу форум чыгымнарының яртысын да капламый диде ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG