Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада күренекле әдәбият галиме Гайсә Хөсәенов вафат


Гайсә Хөсәенов
Гайсә Хөсәенов

Аны туган ягы - Кырмыскалы районы Үтәгән авылында җирләячәкләр. 

Уфада танылган филолог, Русиянең атказанган фән эшлеклесе, Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге иясе Гайсә Хөсәенов вафат. Аңа 93 яшь иде.

Дөнья башкортлары корылтаеның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, галим белән хушлашу 28 июльдә Уфаның Степан Злобин урамындагы 42нче йортта була. Аны туган ягы - Кырмыскалы районы Үтәгән авылында җирләячәкләр.

Гайсә Хөсәенов 1928 елның 10 апрелендә БАССР Уфа кантоны (хәзерге Кырмыскалы районы) Үтәгән авылында туган.

Туган авылында җидееллык мәктәпне, Уфада 9нчы урта интернат-мәктәпне, Уфа педагогия институтын (1951), Максим Горький исемендәге дөнья әдәбияты институты аспирантурасын (1954) тәмамлый. 1970 елда филология фәннәре докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый.

1954 елдан Уфада тарих, тел һәм әдәбият институтында гыйльми хезмәткәр, әдәбият бүлекчәсе мөдире булып эшли. 1992 елда Башкортстан Фәннәр академиясе академигы итеп сайлана.

Гайсә Хөсәенов әдәби тәнкыйть, әдәбият тарихы, дәреслекләр, хрестоматияләр язу белән шөгыльләнә. Али Карнай, Сәйфи Кудаш, Давыт Юлтый, Мостай Кәрим кебек күренекле әдипләрнең тормышы һәм иҗатын өйрәнеп, зур монографияләр язды.

Узган гасырның илленче елларында илдә киң таралган "кече милләтләрнең язма теле, язма әдәбияты булмаган" дигән стереотипка каршы чыгып, киресен расларга алына. "Болгар дәүләтендә, Алтын Урда таркалу дәверендә барлыкка килгән ханлыклардагы рухи мирас бер генә халыкныкы була алмый, әлеге мирасны ул дәүләтләрдә яшәгән барлык милләтләр тудырган" дигән теорияне алга сөрә. Аның җитәкчелегендә республикада әдәбият тарихын, археографиясен, текстологиясен тикшерү буенча яңа юнәлеш ачыла. Борынгы кулъязмаларны җыю һәм өйрәнү юлга салына. Башкортстанның 400 авылында булып, 3000 кулъязма, 4000 борынгы китап җыеп алынып, Уфада Тарих институты каршында фонд булдырыла. Хәзер әлеге фонд академик Гайсә Хөсәенов исемендәге кулъязма һәм борынгы басма китаплар үзәге дип атала.

"Башкорт әдәбияты тарихы", "Башкорт халык иҗаты" дигән күптомлыкларның җаваплы мөхәррире (идеологы) була, борынгы заман башкорт әдәбияты кебек четерекле темаларга мәкаләләрне үзе яза.

Шулай ук аның әдәбият теориясе буенча фәнни китаплары, сүзлекләре бар.

Барлыгы 50 монография, 400 мәкалә яза.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG